Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” сайланды


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Төмән өлкәсе татар конгрессы яшьләр арасында бишенче тапкыр “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесен үткәрде.

Ун кыз һәм ун егет уңганлыкта, тырышлыкта, осталыкта, зирәклектә, чибәрлектә һәм иң әһәмиятлесе – милләтенең горурланырлык вәкиле була алуда сыналды. Татар яшьләренең милли үзаңын үстерү; тел, гореф-гадәт, мәдәният кебек милли кыйммәтләребезнең буыннан-буынга күчүен саклап калуга өлеш кертерлек сәләтле һәм өметле яшьләрне барлау әлеге бәйгенең төп максаты.

Айдар Кангазин милли уен коралларында уйный
Айдар Кангазин милли уен коралларында уйный
Ел башында сайлап алу бәйгесендә җиңү яулаган кызлар һәм егетләр финалга кадәр ун көн Төмән янындагы лагерьда белгечләрдән дәресләр алдылар. Дин белемен яшьләр белән уртак тел табу осталыгы белән аерылып торган Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов бирде. Өлкәнең татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова мәдәният дәресләре үткәрде. Грек-рим һәм татарча көрәш буенча танылган тренер Әбделхак Миңнебаев татар көрәше алымнарын өйрәтте. Төмән дәүләт университеты доценты Максим Сәгыйтуллин татар теле һәм әдәбияты дәресләре үткәрде. Егетләр-кызлар шул арада үзара якыннан танышырга, дуслашырга да өлгерделәр. Кызлар татар халык ашларын пешерергә дә өйрәнделәр.

Ул арада төп сынау көне дә килеп җитте. Машина ачкычы күңелләрен бераз алгысыткандыр, мөгаен. Ләкин йөзләгән тамашачы, синең һәр хәрәкәтеңне, сүзеңне йотарга әзер жюри каршында югалып калмаска, дөрес атларга, оста итеп үзеңнең сәләтләреңне ачып бирә белергә кирәк иде аларга. Бәйге таләпләре матур, төз гәүдәле булу өстенә, зирәк, моңлы, ягымлы, зыялы, уңган булуны да, татар телен һәм тарихын белүне дә сорый иде. Аларны җиренә җиткереп үтәргә мәктәптә, секция-түгәрәкләрдә алган осталык, олимпиадаларда туплаган белем, тәҗрибә булышты үзләренә.

Җырчы Зөлфәт Зиннуров һәм яшь җырчы Виктория Кузнецова кыз һәм егетләрне үзләре белән таныштыру өчен сәхнәгә чакырды. Бу сынауда алар бер минут эчендә мөмкин кадәр тулы, төгәл һәм кыска итеп саф татар телендә кайдан килүләре, нәрсәгә сәләтле булулары, киләчәккә уй-хыяллары белән таныштырырга тиешләр иде. Быелгы егет-кызларның татар телен яхшырак белүләре, сүзләрне дөресрәк әйтүләре билгеле булды.

Азалия Гәбдрәхимова Хәят ролендә
Азалия Гәбдрәхимова Хәят ролендә
Иҗади сынау күпләгән талантларның бер сәхнәгә җыелуларын ачыклады. Эльвираның “Аккош”, Лилиянең башкорт биюләре, Азалиянең Фатих Әмирханның “Хәят” повестеннән өзекне сәхнәләштерүе, Илшат, Тимур башкарган җырларны тамашачы алкышлар белән каршы алды. Айдар күрсәткән милләтнең киләчәге өчен кайгыручы көтүченең курай, сорнай, кубызда халкыбыз көйләрен уйнавы да тамашачы күңеленә хуш килде. Чыгышлар арасында мәзәге дә, такмагы да, брейк-данс биюе дә, рэп җырлау да бар иде.

Сәхнәгә затлы кичке күлмәкләрдәге кызлар, эшлекле костюмнардагы егетләр агыла башлагач, зал берара тын калды. Бу тынлыкны яшьләрнең дус, туганнарының “афәрин” дигән сүзләре өзде, аларга дәрт биреп тордылар.

Тамашачылар
Тамашачылар
Аннары яшьләрдән тел, тарих, татар матбугаты, мәдәният, аш-су, театрлар, милли киемнәр, язучы-шагыйрьләрне белү буенча имтихан алдылар. Менә бу турда яшьләрнең эрудициясе, фикерләү осталыгы, милли кыйммәтләрнең әһәмиятен аңлау дәрәҗәләре ачык күренде. Әдәбиятыбызны йомшак белүләре сагайтты, әлбәттә.

Һәм менә дулкынландыргыч, түземсезлек белән көткән мизгел: сәхнәдә сылу татар егет-кызлары һәм жюри әгъзалары. Икенчеләре беренчеләрнең һәркайсына сәләтләренә туры килгән исемнәр тапшырды. Алар арасында “Тыйнак кыз”, “Назлы кыз”, “Мисс Он-лайн”, “Бай рухлы егет”, “Иҗади егет” кебекләре белән бергә “Татар радиосы” гүзәле һәм егете, тамашачы мәхәббәтен яулаучылар да булды. Химаячеләр ярдәме белән катнашучыларга зәркән, спорт киемнәре кибетләренә сертификатлар һәм бүләкләр дә тапшырылды.

Ринат Насыйров җиңүчеләр Азалия һәм Илшат белән
Ринат Насыйров җиңүчеләр Азалия һәм Илшат белән
“Себер йолдызы-2012” дипломы һәм таҗ Төмән районы, Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Азалия Гәбдрәхимовага, “Татар егете-2012” исемен Вагай районы Комсомольски авылы егете Илшат Аппасовка бирделәр. Икесенә дә машина алырга 200 мең сумга сертификат тапшырылды. Өлкәнең төрле авыл-шәһәрләреннән җыелган яшьләр монда бер гаилә шикелле дуслашып, рухи байлык тупларга да өлгерде.

“Мондый бәйгеләр ярдәмендә тормышта төрле очракларда югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый, җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык, шул ук вакытта татар телен һәм әдәбиятын, үткәнен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән киң карашлы шәхесләр тәрбияләүгә этәргеч ясала”, диде Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров.

Өлкәдәге яшьләр оешмаларында иң активлары да моңа кадәр булган бәйгеләрдә катнашкан “себер йолдызлары” һәм “татар егетләре”.
XS
SM
MD
LG