Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Виктор Бутның 25 ел төрмәгә хөкем ителүенә ризасызлык белдерде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Русия ватандашы Виктор Бутны 25 ел төрмәгә хөкем иткән АКШ мәхкәмәсенә басым ясалган, дип белдерде.

“Бутны хөкемдарлар һәм җәмәгать мәхкәмәсенә алдан ук җинаятьче буларак тәкъдим иткәннәр, хөкем эшенә моның йогынтысы зур булды”, диде Лавров.

Министр Бутның Русиягә кайтарылуын таләп итәр өчен хокукый нигез бар, диде.

Дөньяда рөхсәтсез корал сату белән шөгыльләнгән иң эре эшкуар АКШ ватандашларын үтерү килешүенә катнашы булуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG