Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Ел укытучысы - 2012” бәйгесе бара


Татар укытучылары эшчәнлегенә бәяне Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре, фән кандидатлары һәм фән докторлары бирә.
Татар укытучылары эшчәнлегенә бәяне Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре, фән кандидатлары һәм фән докторлары бирә.

Башкортстанның “Ел укытучысы - 2012” һөнәри осталык бәйгесендә быел 26 татар теле һәм әдәбияты укытучысы да катнаша.

Бу чара инде егерме икенче тапкыр оештырыла. Ә татар укытучылары өчен бишенче тапкыр үтә бу бәйге.

Бераз элегрәк республикада башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгегә йомгаклар ясалган иде. Әле исә урыс теле һәм әдәбияты укытучылары үзара көч сынаша, шулай ук татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре дә үз осталыкларын күрсәтә. Республиканың байтак шәһәрләре һәм районнарыннан җәмгысы 26 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша быелгы бәйгедә. Шулай ук Уфадагы 65нче һәм 84нче татар гимназияләре һәм башкаланың кайбер мәктәпләре укытучылары да көч сынаша бу ярышмада.

Олимпиада сынаулары да Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназиясендә һәм Нижегородка бистәсендәге 25нче санлы урта мәктәптә үтә. Анда укытучылар ачык дәресләр, осталык, тәҗрибә уртаклашу чаралары үткәрә. Татар укытучылары эшчәнлегенә бәяне Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре, фән кандидатлары һәм фән докторлары бирә.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина
Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Сәгыйдуллина әйтүенчә, быелгы ярышмага да көчле укытучылар килгән. “Башкортстанда татар мәгарифе елдан-ел кыен хәлгә куелган шартларда да, татар укытучылары күңелен төшерми, заманча эшләргә, эзләнүләрдән туктамаска тырыша”, - ди Лилия Сәгыйдуллина.

Башкортстанда соңгы елларда йөзләрчә татар мәктәбе ябылды, йә булмаса башка телдә укытуга күчерелде. Шуңа да карамастан, республикадагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары яңа эш ысулларын үзләштерә, замана кыенлыкларына үч итеп, үҗәтләнеп эшли. Жюри әгъзалары фикеренчә, быелгы “Ел укытучысы” бәйгесенә килүчеләр арасында да искитмәле талантлы укытучылар бар. Аларның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату өчен, республика күләмендә төрле киңәшмәләр, фәнни-гамәли җыеннар оештыру кирәк, дип белдерә жюри төркеменә керүче мөгаллимнәр.

Ә быелгы бәйгегә йомгаклар 10 апрель көнне Уфада, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Аннан соң аларга “Башкортстанның атказанган укытучысы” исемнәре биреләчәк.
XS
SM
MD
LG