Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимиятләре оппозициянең көч куллануны туктатуына гарантия таләп итә


Сүрия хакимиятләре президент Башар Әсад яклы хәрби көчләр шәһәрләрдән чыгарыла башлаганчы оппозициянең көч куллануны туктатачагы турында язма гарантия бирүен тели.

“Халыкара вәкил Кофи Аннан илдәге террор оешмалары үзләренең кораллы эшчәнлеген туктатачак дигән ышаныч бирмәде”, диелгән Сүрия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Ике көннән БМО һәм Димәшк килешүе нигезендә билгеләнгәнчә, көч куллану тулысынча туктатылырга, Әсад көчләре чыгарылырга тиеш. Бу көн якынлашуга карамастан, бәрелешләр кимеми. Шимбә көнне Идлиб һәм Алеппо вилаятьләрендә кимендә 160 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG