Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан президенты бер көнгә Һиндстанга килде


Пакстан президенты Асиф Али Зардари бүген үз эшләре белән бер көнлек сәфәргә Һиндстанга килде. Бу соңгы җиде елда Пакстан җитәкчесенең Һиндстанга беренче килүе. Зардари Раҗастан вилаятендәге суфи мәчетләренең берсенә килгән.

Сәфәр барышында Пакстан президентының Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сингһ белән очрашуы каралган иде. Әмма сөйләшүдә ике арадагы җитди мәсьәләләр каралмаячак, дип фаразланды.

Атом коралына ия булган ике дәүләт арасында төрле мәсьәләләрдә киеренке мөнәсәбәтләр саклана, беренче чиратта бу Кашмир төбәген бүлү һәм Пакстан сугышчылары кебек мәсьәләләр.
XS
SM
MD
LG