Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Папасы Пасха вәгазендә “караңгылыкка” каршы торырга чакырды


Рим Папасы Бенедикт XVI Ватиканда католикларның Олы көне - Пасха бәйрәме уңаеннан укыган вәгазендә кешеләрне Алладан ерагайткан һәм чын кыйммәтләргә күләгә төшергән “караңгылыкка” каршы торырга чакырды.

Техникада алга китеш “һәрвакыт яктылыкка илтми, аның дөньяга зыяны да булырга мөмкин” диде 85 яшьлек католик чиркәве башлыгы. Шулай ук Рим Папасы дөньяда көч куллануны туктатырга, аерым алганда Сүриядәге хәлләрне тыныч юл белән җайларга чакырды.

Быел католик һәм протестант христианнар Олы көнне православлардан бер атна алдан билгели.
XS
SM
MD
LG