Accessibility links

Төньяк Корея ракета очыртуын күрсәтер өчен Пһеньянга халыкара журналистларны чакырды


Төньяк Корея мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, галәмгә иярченне чыгарачак ракетаны очыртуны күрсәтер өчен Пһеньян үзенә АКШның Associated Press, CNN, NBC агентлыклары, Русиянең Беренче каналы, Япония телевидениесе, Франция, Британия һәм Кытай журналистларын чакырган.

Ракетаны очырту Корея Халык Демократик республикасына нигез салучы Ким Ир Сен тууына 100 ел тулу уңаеннан 12-16 апрель көннәренә билгеләнгән.

Кайбер илләр Төньяк Кореянең ракета очырту планнарына борчылу белдерде. Япония, Көньяк Корея һәм АКШ үзләренең ракетага каршы саклану җиһазларын әзерләп куйды.
XS
SM
MD
LG