Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа оешма хатын-кыз хокукларын якларга җыена


"Русия хатын-кызлары социал-демократлар берлеге"нең Татарстан бүлеген оештыру җыелышы
"Русия хатын-кызлары социал-демократлар берлеге"нең Татарстан бүлеген оештыру җыелышы

Татарстанда “Русия хатын-кызлары социал-демократик берлеге”нең төбәк бүлеге оешты. Бу оешма хатын-кызны дине һәм милләте ягыннан аерып карамыйча, аларның барысына да хокукый ярдәм күрсәтүне һәм сәясәттә ир-атлар белән тигез дәрәҗәдә катнашуын тәэмин итүне максат итеп куя.


3 апрельдә Казанда әлеге берлекнең Татарстан бүлеген оештыру җыелышында катнашкан казанлы Раилә Николаева, Азатлык хәбәрчесе сорауларын җаваплап, гадәти тормышта ир-ат белән хатын-кыз вазифалары яртылаш бүленгән булса да, сәясәттә моны күреп булмый, дип әйтте.

Аның сүзләренчә, Русия һәм Татарстан сәясәтендә күбесенчә ир-атлар катнаша. Хатын-кызлар икенче планда калдырыла.

Николаева фикеренчә, хатын-кызларның социал-демократик берлеге нәкъ менә хатын-кызларның да сәясәттә һәм шулай ук җәмгыять эшләрендә актив катнашуын булдыруны тәэмин итәчәк.

Берлекнең шура әгъзасы сүзләренчә, беренче җыелышта 30дан артык хатын-кыз катнашкан. Алар үз араларыннан берлекнең 7 шура әгъзасын билгеләгән. Берлекнең Татарстан бүлеге рәисе итеп Рушания Билгильдеева сайланган. Шулай ук оешманың уставы да расланган.

Хатын-кызларның социал-демократик берлеге үз эшен кайнар линия телефоны аша килгән сорауларга хокукый ярдәм күрсәтү белән башларга уйлый. Берүк вакытта Казандагы иҗтимагый оешмалар белән элемтә урнаштырып, хезмәттәшлекне ныгытырга планлаштыра.

Раилә Николаева яңа оешкан бу берлекне Татарстанда барлык хатын-кызларның да хокукларын яклый торган беренче оешма дип белдерә.

Хатын-кызларның социал-демократик берлеге “Гадел Русия” партиясе ярдәме белән оештырылган. Берлек алга таба да бу фирка белән хезмәттәшлек итәчәк.

16 апрельдә берлектәге шура әгъзаларының икенче очрашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG