Accessibility links

Бибарсов Шәймиевны “Саклаучы” сынын куймаска чакырды


Сарытауның “Рәшидә” мәчете имамы Мөкаддәс Бибарсов Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевны “Саклаучы” сынын куюдан баш тартырга чакырды.

Бибарсов сүзләренчә, Болгар җирләре беренче чиратта ислам белән күзаллана һәм шуңа мәҗүсилек символын урнаштыру ул дини хисләрне мыскыл итү булып тора.

Русия төбәкләрендәге кайбер татарлар да әлеге сынга каршы имза җыю эшен башлады. Аларның мөрәҗәгатьләре Татарстан президентына тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG