Казанның Галиәсгар Камал исемедәге татар дәүләт академия театры мөдире итеп Чаллыдан булган 30 яшьлек Илфир Якупов җитәкчелек итәчәк. Бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев “Челнинские известия”га белдергән.
“Әлегә ул вазифаларны башкаручы гына. Әмма якын көннәрдә безнең театрның мөдире итеп билгеләнәчәген әйтә алам. Бу хәл ителгән мәсьәлә”, дигән ул.
Театрның элекке җитәкчесе Шамил Закиров февраль аенда вафат булган иде. 19-23 апрель көннәрендә Чаллыда аның истәлегенә театрның гастрольләре үтәчәк.