Мәскәүдә мөселман җәмәгать эшлеклесе, Азәрбайҗан ватандашы Мәтин Мехтиев үтерелгән. Аның бик күп урында пычак белән чәнчелгән гәүдәсен кичә кич тапканнар.
Анарга кибеткә чыккач һөҗүм иткәннәр. Туганнары һәм дуслары бу милләтара нәфрәт нигезендә эшләнгән булырга мөмкинлеген әйтә. Җинаять эше кузгатылган.
Русия тикшерү комитеты Мехтиевка караклар һөҗүм иткән булырга мөмкин дип саный. Аның кесә телефоны, акчасы һәм яллап тора торган торагыннан ачкычлары югалган.
Мәтин Мехтиев Русия ислам мәдәният үзәгендә эшләгән. Әлеге үзәк 2011 елның маенда ябылды.