Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" Русия Кубогы финалына чыкты


Рубин-Ростов уеныннан бер мизгел
Рубин-Ростов уеныннан бер мизгел

11 апрельдә Казанның “Рубин” футбол такымы үз кырында “Ростов” такымын 2-0 исәбенә җиңеп, Русия Кубогының финал өлешенә үтте.


Уенның беренче таймы 0-0 исәбенә тәмамланды. Икенче таймда “Рубин” 81 минутта Сальваторе Бокетти керткән туп белән 1-0 алга чыкты. 83 минутта “Ростов” уенчысы Игорь Смольников үз капкасына керткән туп белән соңгы нәтиҗәне игълан итте.

Шулай итеп, “Рубин” быелгы Русия чемпионатында бик уңышлы чыгыш ясамаса да, Русия Кубогының финал өлешенә үтте.

Шуны да әйтергә кирәк, “Рубин” Русия Кубогы ярышларында 1/16 финал өлешендә генә авырлыклар кичерде. Ул вакытта Казан такымы “Урал” такымын пенальти белән генә җиңә алган иде. Бу очрашудан соң Корбан Бердыев шәкертләре уңышлы уеннар белән дәвам итте. 1/8 финал өлешендә алар Пермьнең “Амкар” такымын 2-0, ә инде чирек финалда Мәскәүнең “Локомотив” такымын 4-0 исәбе белән тар-мар итте.

9 майда Екатеринбургта булачак Русия Кубогы финалында “Рубин” бүген үз кырында Түбән Новгородның “Волга” такымын 2-1 исәбенә җиңгән Мәскәүнең “Динамо” такымы белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG