Татарстан мөфтие Илдус Фәиз Даши Намдаковның «Саклаучы» сыны исемен үзгәртү турындагы тәкъдим анардан һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән Русия Үзәк мөселманнар Диния Нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдиннан чыгуын әйтте. Гайнетдин белән Таҗетдин узган атнада Казанга килгән иде.
«Бу сынны Болгарда мәчеттән ерак түгел урында куюны планлаштырылуы турында белгәч мин Миңтимер Шәймиевтә киңәшмә уздырырга тәкъдим иттем. Ике сәгать дәвамында бу дини кешеләрнең хисләрен мыскыл итү булачагын аңлаттым. Шактый озак фикер алышулардан соң аны елга буена күчерергә карар кылынды, ә соңрак мөселман тарихи һәйкәлләре урыннан ераграк урнаштыру килешенде», дип китерә Фәиз сүзләрен «Бизнес Оnline».
Шулай ук Илдус Фәиз соңгы очрашу барышында башка мөфтиләр белән берлектә Миңтимер Шәймиевны сынга башка исем кушарга күндерүен әйтте.
“Ул “Саклаучы” исеме белән була алмый. Саклаучы бары Аллаһ Тәгалә генә була ала”, диде ул.