Accessibility links

Кайнар хәбәр

Википедиягә язу кулланмасы


Туган телебезне үстерү теләге барыбызда да бардыр. Тик күбебез мәшгуль булу, мөмкинлек булмауга сылтап, бу теләген сүздә генә калдыра. Ә бит телебезгә өйдә генә утырып та ярдәм итеп була, моның бер юлы – татар интернетын үстерү. Мөхтәрәм милләттәшләр, сезне татар телендә ирекле энциклопедия – Татар Википедиясен үстерү эшенә кушылырга чакырабыз.

Сезнең игътибарга Википедиягә язу кулланмасын тәкъдим итәбез. Без монда еш бирелә торган сорауларны керттек.

1. Википедиядә язу түләүлеме?
Юк, Википедиядә язу өчен дә, мәгълүматларны уку өчен дә бер тиен дә түләргә кирәкми. Википедия – табышсыз, иҗтимагый проект, ул фәкать хәйрия акчасына яши.

2. Википедиягә язу өчен махсус белем булырга тиешме?
Юк. Википедиядә махсус техник белемле кешеләр әз, проектта катнашучылар – күбесенчә һуманитарлар. Мәкаләләрне бизәү өчен гади кодларны (http://tt.wikipedia.org/wiki/Ярдәм:Үзгәртү) кулланырга була.

3. Википедиягә ничек язарга?
Һәр мәкалә өстендә “Үзгәртү” дигән төймә бар. Аңа басып, теләсә нинди мәгълүматларны үзгәртеп була. Фәкать берничә бит кенә төзәтү өчен чикләнгән, мәсәлән Башбитне идарәчеләр генә үзгәртә ала. Үзгәртүдән соң “Битне саклау” төймәсенә басарга онытмагыз.

4. Википедиядә теркәлү мәҗбүриме?
Юк. Әлбәттә, теркәлсәгез, Википедиядә эшләү җиңелрәк булыр, үз шәхси сәхифәгезне алып бару мөмкинлеге, проектта башка катнашучылар белән җиңел аралашу мөмкинлеге туачак, тик мәкаләләр язу өчен теркәлергә кирәкми.

5. Мин керткән мәгълүматларны кем тикшерә?
Беренче чиратта бу – идарәчеләр вазифасы. Ләкин бу эшне башка катнашучылар да башкара ала. Мәсәлән, сез үзегез дә башка язмаларны тикшерә аласыз, тел хаталарын төзәтеп, фактик хаталарны күрсәтә аласыз.

6. Мәкаләләргә нинди таләпләр бар?
Иң мөһиме – мәкалә энциклопедик стильдә һәм мөһим объект турында булырга тиеш. Ягъни, сез “Нурия абыстай бик яхшы кеше, аннан үрнәк алыгыз” дип язсагыз, ул мәгълүмат бетереләчәк. Ләкин энциклопедик әһәмияткә ия булган мәгълүматларны рәхәтләнеп урнаштырыгыз.

7. Википедиягә язачак мәгълүматларны кайдан алып була?
Чыганаклар төрле булырга мөмкин. Кайберләре башка телләрдән тәрҗемә итсәләр, башкалары конкрет чыганакларны кулланалар. Ике мөһим нәрсәгә игътибар итегез: Википедиягә керткән мәгълүматлар автор хокукларын бозарга тиеш түгел, мәсәлән, берәр китаптан турыдан-туры копияләп мәгълүмат кертергә ярамый, аны чыганак итеп кенә файдаланырга мөмкин һәм дә Википедиядә булган барлык мәгълүматлар ирекле, аларның авторлары юк дип санала. Ягъни, үз архивларыгыздан, шәхси документлардан алынган информацияне урнаштыргач, ул ирекле куллануда булачак, аның белән һәркем файдаланып, аны тарата алачак.

Максатыбыз – татар телен үстерү, телнең куллану даирәсен киңәйтү, татар мәгарифенә терәк булу. Әлеге эштә фикердәшебез булсагыз, безгә кушылыгыз! Татар телен бергәләп үстерик!

Википедиягә яңа тәкъдим, фикерләрегезне azatliq@rferl.org һәм rashat_kazan@mail.ru адресларына җибәрә аласыз.

Рашат Якупов
Википедия идарәчесе
XS
SM
MD
LG