Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татарларының “Яңарыш” газетасының меңенче саны дөнья күрде


"Яңарыш"ның меңенче саны
"Яңарыш"ның меңенче саны

5 апрельдә республика татарларының милли басмасы «Янарыш» газетасының меңенче саны дөнья күрде. Бу уңайдан Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗат йортында бәйрәм кичәсе булып узды.


“Яңарыш” газетасының беренче саны 1991 елның мартында чыкты. Редакциядә 21 ел дәвамында дөнья күргән барлык саннар төпләнеп бара. Алар инде тау хәтле булган. “Яңарыш”ның бүгенге баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаның беренче елларда тупланган төпләмәсен алып, беренче санын күрсәтте.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, аның беренче президенты Мәсгут Гаратуев тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән кечкенә генә биттән башлана газетаның тарихы. Беренче елда басма дүрт битле булып аена бер мәртәбә чыкты. Аннан соң ул дүрт битлек булып атна саен нәшер ителә башлады. Шуңа да бер төпләмәдә берничә елда чыккан саннар тупланган. Ә менә соңгы елларда газета әбүнәчеләргә зур күләмдә килә башлады. “Төпләмәсе дә елныкы-елга туплана”, дип ассызыклап үтте Рәмзия Габбасова.

Рәмзия Габбасова
Рәмзия Габбасова
Әлеге газеталарда ике дистә ел дәвамында татарлар тормышын чагылдырган хәбәрләр, аерым шәхесләр турында язмалар, җирле авторларның иҗаты һәм башка бик күп мәкаләләр басылган. Алар – республика татарларының тарихы.

“Яңарыш”ның меңенче санында газетаның үткән юлына нәтиҗә ясала, хәбәрчеләр хатирәләре белән уртаклаша. “Меңенче сан – ул мең адым. Газетаның үсеш елы”, дип билгеләп үтте Рәмзия Габбасова.

Газета хезмәткәрләре үткәннәр белән генә канәгатьләнеп яшәми. Киләчәкне күзаллап, яңа планнар төзи. 2011 елда басмага яңа кушымталар: “Атна вакыйгалары” һәм “Мөслим” өстәлде. “Алар газетаның эчтәлеген баетты, хезмәткәрләргә дә үз өстендә эшләргә этәргеч бирде”, диде Рәмзия Габбасова.

Бүген техника заманы. Хезмәткәрләрнең эшләү шартлары да үзгәреп тора. Беренче елларда язмалар машинкада басылып, аннан соң типографиядә хәрефләп җыелса, бүген “Яңарыш” заман таләпләре белән бергә атлый. Техник җиһазлар яңартылып тора. Газетаны киләчәктә тулысынча төсле итеп чыгарырга хыялланалар. Аны тормышка ашыруда хәкимият ярдәменә өметләнәләр. Әлегә газета бәйрәм көннәрендә генә “төсле күлмәк кия”.

Сер түгел, “Яңарыш”ны күбрәк өлкән яшьтәге милләттәшләребез укый. Яшь буынның интернет белән мавыгуын исәпкә алып, газетаның интернетта үз сайты булдырылды.

Гүзәл Шакирова
Гүзәл Шакирова
Гүзәл Шакирова әлеге сайтка материаллар әзерли. “Интернетта урнаштырылган язмалар, фотосурәтләр, авторларның мәкаләләре белән танышудан тыш, милләттәшәләребез үз фикерләрен дә җиткерә ала”, диде Гүзәл. Шулай ук төрле бәйгеләр игълан итү дә күздә тотыла. Анда беренче “Яз елмая” дип аталган фотосурәтләр бәйгесенә кызыклы фотолар килгән дә инде.

Редакциядә кадрлар туплауга да игътибар зур. Соңгы елларда танылган журналистлар сафына әле генә каләм тибрәтүчеләр дә килеп кушылды. “Алар редакция эшенә яңа сулыш бирде, яңа фикерләр алып килде”, дип сөенечен җиткерде баш мөхәррир Рәмзия Габбасова.

Ләйсән Әхмәтова
Ләйсән Әхмәтова
Ләйсән Әхмәтова газетада 2008 елда килә. Ул котлаулар битен алып бара. Шул ук вакытта “Дөнья бу” сәхифәсенә дә язмаларны Ләйсән туплый. Үзенең дә төрле темаларга мәкаләләре газета битләрендә еш басыла.

Рамил Хәмидуллин кечкенәдән тел белгече булырга хыялланган. Үткән елда газетага эшкә килеп урнаша. Башта корректор вазифасын башкарса, хәзер хатлар битен дә ул әзерли.

Рамил Хәмидуллин
Рамил Хәмидуллин
Газета хезмәткәрләре нинди генә битне әзерләмәсен – бу “Белем һәм тәрбия”, “Яшьлек адымы” битеме, яисә динебезнең нигезләренә багышланган сәхифәме, җирле авторларыбызның иҗатына бирелгән битләрме – аларны укучылар көтеп ала. Газетада киләчәктә дә тирән эчтәлекле язмалар күбрәк булсын, “Яңарыш” милләттәшләребезнең ихтыяҗларын кайгыртучы басма булып озак еллар дөнья күрсен.
XS
SM
MD
LG