Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге: Иран атом програмы сөйләшүләре уңай халәттә үтә


Майкл Манн
Майкл Манн
Истанбулда БМО Иминлек шурасында даими әгъза булган биш дәүләт, Германия һәм Тәһраннан килгән делегация белән Иран атом програмына багышланган сөйләшү уңай халәттә башланды. Бу хакта Европа берлеге вәкиле Майкл Манн белдерде. Аның әйтүенчә, “очрашуда катнашучылар сөйләшүдә алга китеш булуны тели”.

France-Presse, дипломат чыганакларга таянып, иң күп дигәндә бу сөйләшүдә катнашучылар, берничә атнадан соң булачак тәфсилле сөйләшүләр үткәрү турында килешүгә ирешергә мөмкин, дип белдерә.

Бүгенге очрашу соңгы 15 ай эчендә беренче тапкыр үтә. Узган ел Истанбул шәһәрендә Иран атом програмына багышланган сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланган иде.

АКШ һәм Европа берлеге әлеге програм атом-төш коралы ясау өчен эшләнә дип Иранга чикләүләр кертте. Иран атом тыныч максатлар өчен ясала дип белдерә.
XS
SM
MD
LG