Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда табигатьне саклау таләбе белән митинг үтте


Митинг Мулланур Вахитов һәйкәле янында булды
Митинг Мулланур Вахитов һәйкәле янында булды
Казанда төрле бизнес оешмаларның урманнарны, бакчаларны һәм Идел елгасындагы утрауларны һәм яр буйларын үз кулларына төшерүенә каршылык белдереп митинг үтте. Бу хакта Бизнес Online белдерә.

Полиция чарада 300-ләп кеше бар иде дисә, оештыручылар 500-гә якын дип әйтә. Митингка килүчеләр Идел аша 17 чакрымлы юл салуга каршы язулар күтәргән иде. Алар шулай ук утрауларны Мәскәүнең Рублевкасы кебек ясарга җыеналар дип тә белдерә. Митингта катнашучылар Всаильевода яр буйларының сатылып бетә язуын да әйтте.

Чыгышлар Кузәмәт урманын саклау, Нокса урманын кисүгә каршы һәм Декабристлар урамындагы бакчаны юкка чыгармау турында булды.

Митингта Русия баш прокурорына, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокурорына һәм Русия баш прокуратурасының Идел буе федераль бүлгесендәге идарәсенә алдан әзерләнгән мөрәҗәгатьләр таратылды.
XS
SM
MD
LG