Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һомс шәһәренә ут ачып алты кеше үтерелгән


Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре Һомс шәһәренә ут ачып кимендә алты кеше һәлак булган. Берничә йортка зыян килгән. Бу хакта оппозиция активистлары хәбәр итә.

Бүген кичен Сүриягә БМОдан беренче алты кешелек күзәтүчеләр төркеме килә. Алар иртәгәдән башлап хөкүмәт гаскәрләре һәм кораллы оппозиция арасында килешүнең үтәлешен тикшерәчәк. Якындагы көннәрдә Сүриягә кимендә 20 күзәтүче киләчәк. Бу хакта Сүриядә халыкара вәкил Кофи Аннанның ярдәмчесе Әхмәт Фәүзи белдерде.

Кичә БМО Иминлек шурасы Сүриягә 30-лап вәкил җибәрү турында карарны бертавыштан хуплады. Алар пәнҗешәмбе көнне көчкә кергән ут ачуны туктатуның үтәлешен тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG