Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучы һөнәрен сайлаган Габҗәлиловлар нәселе


Габҗәлиловлар династиясе
Габҗәлиловлар династиясе

Алты балалы Габҗәлиловлар гаиләсе Оренбур өлкәсенең иң күпсанлы укытучылар династиясе дип танылды. Өч йөз елдан артык педагогик стажлы әлеге династия вәкилләре Сарыкташ районының өч татар авылы мәктәбендә хезмәт итә.


Укытучы һөнәрен сайлау үрнәге – Габҗәлиловлар гаиләсендә буыннан-буынга бирелеп килә. Әлеге һөнәрне сайлау мәҗбүри түгел. Мәсәлән, Юлия Рәхмәтуллина – башлангыч сыйныф укытучысы, балалар тәрбияләүгә гомерен багышлаган өченче буын вәкиле.

“Үрнәк буенча бу күнегүне дәфтәрләргә яза башлагыз. Бүгенге тема – фигыль”, дип дәресне башлады ул.

Әлеге нәселдә, барысы да диярлек, укытучы һөнәрен сайлаган. Габҗәлиловлар династиясенең үз дәфтәре бар. Әлеге дәфтәрдә гаилә шәҗәрәсе дә урын алган. Аны гаилә башлыгы Шиһап Габҗәлилов 1994 елда төзи башлый.

Кабан авылы мәктәбе укытучылары
Кабан авылы мәктәбе укытучылары
”Бу китапны югалтудан, ут чыгып янудан һәм башка бәлаләрдән саклагыз” дигән сүзләрне васыять итеп язып калдыра ул.

Вәлимә апа белән Шиһап абый Габҗәлиловлар укытучылар династиясе башында тора. Аларның алты баласы да укытучы һөнәрен сайлый. Гаиләнең үз гербы да бар: китап, каләм, глобус, яшел үлән – болар барысы да мәчет тирәсендә. Габҗәлиловлар балаларының күпчелеге, әтиләре кебек, математик белгечлеген сайлый.

“Алтыбыз да укытучылар, шуларның дүртесе Кабан авылы мәктәбендә, берсе Биктимердә, икенчесе Рәдүт авылында”, дип сөйләде Кабан авылы мәктәбе мөдире Фарих Габҗәлилов.

Фарих Габҗәлиловлардан иң зур стажлы мәктәп җитәкчесе. “Коллективта укытучыларга таләпләр бер булса да, туганнарым өчен алар зуррак”, ди ул.

Вакыт үтү белән, бу гаиләгә укытучы килен-кияүләр өстәлә. Инде хәзер балалары-оныклары да укытучы һөнәрен сайлаган.

Габҗәлиловларның шәҗәрәсе
Габҗәлиловларның шәҗәрәсе
Сарыкташ районының Габҗәлиловлар эшләгән Биктимер, Рәдүт, Кабан мәктәпләрендә дә татар теле укытыла. Әлеге нәселдән булган мәктәп җитәкчеләрен, мәктәптә туган телне өйрәнүне әти-әнисенең васыяте итеп караулары да берләштерә.

Габҗәлиловлар династиясе укытучылары Сарыкташ районының өч татар авылын берләштерә. Иң олы абыйлары Эдуард туган авылы Биктимер мәктәбендә 16 ел мөдир булып эшли, шул елларда мәктәп өчен үз хисабыннан спорт залы төзетә. Бүгенге көндә ул авыл старостасы.

“Балалар аз булу сәбәпле, безнең мәктәп хәзер башлангыч булып калды. Кабан авылы мәктәбе бездән дүрт чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан, балаларны шул мәктәпкә йөртәбез. Автобус укучыларны иртән алып китә, кичкә алып кайта”, диде Эдуард Габҗәлилов.

Кайчан һәм кайда гына җыелуларына карамастан, бу гаилә очрашулары педагоглар киңәшмәсенә әйләнә. “Безнең өчен гаилә ул – кайда сине аңлыйлар, кайда сиңа ышаналар һәм сине көтәләр. Безнең гаилә еш кына эш урыны да әле” дигән фикер белән килеште күпсанлы укытучылар династиясе вәкилләре Габҗәлиловлар.
XS
SM
MD
LG