Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын саклаучы Алексей Дмитриев кыйналган


Бүген иртән Химки урманын кисүгә каршы хәрәкәтнең бер вәкиле Алексей Дмитриев үз өе янында кыйналган. Аның бите һәм башы җәрәхәтләнгән, кулы имгәнгән. Һөҗүм итүчеләр фотоаппаратны һәм кесә телефонын алып киткән.

Һөҗүм Дмитриевның табигатьне яклау эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлана. Тикшерү башланды.

Бу атнада Дмитриев Химки хакимиятенә каршы ике мәхкәмә утырышында чыгыш ясарга тиеш булган.

2008 елда Мәскәү-Питербур юлы салу өчен “Химки” урманының бер өлешен кисүне тәнкыйтьләп язган “Химкинская правда” газетасы баш мөхәррире Михаил Бекетов кыйналып имгәнде. 2010 елда Химкида эколог Константин Фетисовка һөҗүм булды. Бэйсбол таяклары белән кыйналып башы тишелгән Фетисов озак аңсыз яткач кына аңына килде. Бүгенге көндә ул дәвалануын дәвам итә. Бекетовка һөҗүм тикшерелми калды, Фетисовны кыйнауда шикләнелгән берничә кеше кулга алынды. Аларның берсе, Андрей Чернышев элек Химки шәһәр хакимиятендә эшләгән.
XS
SM
MD
LG