Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” кем кулына калыр?


Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән чордагы “Ак Барс” такымы
Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән чордагы “Ак Барс” такымы

Күптән түгел “Ак Барс” хоккей такымы һәм аның тренеры Владимир Крикунов уртак килешү нигезендә бер-берсен бәйләп торган җепне өзү турында игълан иттеләр. Инде бер атна вакыт узды, әмма Казан такымы баш тренер кем булачагын әйтми. Ләкин матбугат чараларында төрле фаразлар йөри. Миллионер такымны җитәкләргә җыенучылар исемлеге озын, күрәсең.


“Ак Барс”ның уңышсыз сезон сәбәпләрен Крикуновта гына түгел, ә башкада да эзләү кирәк. Ни генә әйтсәк тә, чемпионат башланыр алдыннан такым Зиннәтулла Билалетдинов кулында иде. Былтыр ялгышлык белән генә “Гагарин Кубогын” күрше Башкортстанга җибәргән милләттәшебезне беркем дә куарга уйламады да. Зиннәтулла Хәйдәр улы күптән Казанда үзебезнең кешегә әйләнгән иде. Ул мәчеткә бәйрәм намазларына йөри, “Татар җыры” концертларын калдырмый, Камал театры артистлары белән дус иде. Гаиләсе дә Казандагы тормыштан канәгать булды. Такымны да дөрес юлдан алып барды. Финляндиядән алып Сахалинга кадәр сибелгән татарлар “Ак Барс” өчен җаннарын бирергә әзер иде. Бозга инде татар исемле уенчылар да чыга башлагады. Мәсәлән, Казанның яңа кумирына әверелер дип көтелгән капкачы Эмиль Гарипов, Крикунов килгәч ул уенны утырып кына карарга мәҗбүр булды. Әле өстәвенә Эмильнең бозга чыгу мөмкинлекләрен тагын дә киметеп, “Спартак” такымыннан тагын бер капкачы алдылар. Яңа тренер Эмильнең сәләтенә игътибарлырак булыр дип ышанасы килә.

Русия җыелма такымын җитәкләргә теләмәгән Зиннәтулла Билалетдиновның китәчәгенә беркем дә ышанмаган иде. Ләкин бу очракта сәясәт һәм административ ресурслар үз эшен эшләде булса кирәк. Имеш, Русия такымын Сочида үтәчәк Олимпиадада җиңүгә бары тик Билалетдинов кына китерә ала. Башка намзәтләр булмагач, эшкә мәгълүмат чаралары һәм Кремль кушылды. “Ак Барс”ның үзеннән рөхсәт сорап тормыйча, яңа сезон башланырга санаулы көннәр калгач, Билалетдиновны Мәскәүгә чакырттылар. Тренер үзе Казаннан китүгә каршы булса да. Аның киләчәген Путин белән Миңнеханов хәл иткән. Бу турыда Билалетдинов үзе белдерде. Аңа “Ак Барс”ны ташлап китү авыр бирелгән. Казан аның икенче йортына әйләнде. Шәһәргә бик нык ияләнгәнен дә билгеләп үтә иде Русия җыелма такымының хәзерге тренеры.

Билалетдиновның китүе тирәсендәге тавыш Третьякның кесә чамасын югалтудан торды, дияргә була. Билалетдиновны җыелма такымга җәлеп итүгә каршы булган Русиянең хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк премия акчаларын югалтудан курыкты, чөнки элекке тренерлар гел җиңеп тора иде. Быков белән Захаркин яшьләрне җыелма такымга якын китермәделәр. Нәкъ шул яшьләрне җәлеп итү өчен чакырылды да инде Зиннәтулла. Хәзер Третьяк канәгать түгел, чөнки Билалетдинов экспериментлар ясый, яңа уенчыларны бозга чыгара, шуңа да җиңелүләр ешайды.

Быелгы сезонда уңышсызлыкка дучар булган Крикуновка икенче шанс бирү турында уйлап та карамаганнар. Ни өчен дигәндә, чөнки “Ак Барс” нәтиҗәләргә ирешеп барса да, чемпион калырлык уен күрсәтә алмады. Агымдагы сезонда Крикунов күп кенә җәнҗалларда катнашты. Такым җитәкчелеген һәм уенчыларны да фәрештә дип әйтеп булмый. Крикунов баш тренер вазифасына керешүгә үк, “бу составны мин җыймадым” дигән сәбәп табып, үзен диктатор итеп хис итә башлады. Хәтта “барсларның” иң популяр уенчысы, җанатарлар кумиры Дәнис Зариповны сезон ахырына кадәр “төп”кә утыртып кую мөмкинлеге дә бар иде. “Бу составны мин җыймадым” дигәне нигезсез түгел-түгелен. Җәй буе “Ак Барс”ны сезонга әзерләгән Билалетдиновны китәчәгенә беркем дә ышанмаган иде.

Крикунов Казан белән элемтәләрен өзгәч, матбугатка интервью биргән. Ул анда “Ак Барс”ның яңа тренеры итеп Валерий Белов билгеләнәчәген фаразлады. Валерий Белов җанатарларга Билалетдиновның “уң кулы”, ярдәмчесе буларак таныш. Уенчы карьерасын остазы кебек үк “Динамо” такымында башлаган. “Ак Барс”ны да бергә җитәкләгәннәр, шуңа күрә Белов Казанда үз кешебез. Ләкин бер генә проблема: “Ак Барс”ны бер тапкыр Русия чемпионы, ике тапкыр “Гагарин Кубогы” иясе иткән составның яртысы башка такымнарда көн күрә. Беловка “Ак Барс”ны өр-яңадан төзергә кирәк булачак. Былтыр Крикунов ясаган ялгышларга юлыкмаса, Беловның Казанда киләчәге өметле күренә.

Тренер урыны бушагач, күпләр Билалетдиновны кире кайтарырга теләделәр. Мисал өчен, “Ак Барс” такымының “Вконтакте” төркемендә үткәрелгән сораштыруда Зиннәтулла Билалетдинов 60%-тан артык тавыш җыйды, бу хыял тормышка ашмаса да.

Шулай ук матбугатта башка исемнәр дә күренә. Шулар арасында Русия җыелма такымын ике тапкыр дөнья чемпионы иткән Вячеслав Быков һәм Игорь Захаркин тандемы, Русиядә үз кешебезгә әйләнгән фин тренеры Кари Хейкиля һәм Казанда берничә ел уйнап киткән Дмитрий Квартальнов. Соңгы нәмзат төшеп кала күрәсең, чөнки “Себер” такымы өлгеррәк булып чыкты.

Миңа калса, Валерий Белов баш тренер вазыйфасын алса, начар булмас иде. Ул инде яшь малай түгел, гел остазы артында йөри алмый, үзенә дә йөзә башларга кирәк. “Ак Барс”та яңа баштан башлар өчен аңа бөтен шартлар тудырылган. Такым составы көчле, җанатарлар һәр уенны җентекләп күзәтеп бара, Казанны хоккей шәһәре түгел дип әйтеп булмый, җитәкчеләр эшләргә ирек бирерләр. Эшлә дә шатлан.

Билалетдинов киткәннән соң, “Ак Барс”ның татарлыгы бетте дип тә әйткәннәре булды. Янәсе, Казанның хоккей такымында татарлар саны бик аз. Өстәвенә әле, тренер да китеп барды. Хыялларга ирек биреп, татар хоккей тренерларын барлап карыйк әле.

Мисхәт Фәхретдинов. Ижауда туган тренерның Казан белән бернинди дә бәйләнеше юк. Азрак Ижау такымнарында уйнап алгач, Мисхәт Фәхретдинов “Динамо” составында бозга чыга башлаган. Ә уенчы карьерасын тәмамлагач, Швециядә эшләп алган, соңрак Русиянең “Витязь” һәм “Автомобилист” такымнарын җитәкләгән. Хәзерге вакытта Югары лигада Төмәннең “Рубин” такымында баш тренер. Мисхәт Фәхретдиновны уңышлы тренер дип әйтеп булмый. Урта кул такымнар белән генә эшләргә ияләнгән тренерның милләте татар булса да, “Ак Барс”ны җитәкләргә шанслары юк диярлек.

Илнур Гыйззәтуллин. 90нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башында Алексей Чупин һәм Сергей Золотов белән бер звенода Казан бозында балкыган татар егете хәзер Мари илендә “Ариада-Акпарс” такымын җитәкли. Әйтергә кирәк, бик уңышлы гына бу эшне башкара. Гыйззәтуллинның татарлага битараф булмавы да сизелә. “Ариада-Акпарс” такымында шактый гына татар егетләре уйный. Безнең фикеребезчә, әлегә Гыйззәтуллинга “Ак Барс” кебек грандны җитәкләргә иртәрәк. Киләчәктә бәлки аны бу вазифада күрербез дә.

Нәтиҗәдә кем “Ак Барс”ның яңа тренеры булырга тиеш? Кем моңа күбрәк лаек? Бу сорауларны экспертларга бирдек.

Айрат Шамилов, «Яңа гасыр” телеканалының спорт комментаторы, Sportlar.ru сайты колумнисты

Крикуновның “Ак Барс”ка туры килмәгәне көн кебек ачык иде. Хоккейны аз-маз белештергән кеше минем белән килешер. Ләкин Казанның җитәкчеләре башка фикердә булды. Крикуновка такымны яңартырга дигән максат куелган булса бер хәл, ләкин бу алай түгел. Чемпионлык кына кирәк иде. Нәтиҗәдә, состав та яңартылмады, чемпион да була алмадылар. Бу уңышсызлыкта менеджерларның да гаебе бар. Ә Беловның килүе хәл ителгән мәсьәлә. Килешүнең барлык нечкәлекләре әзер, бары тик контракт астына кул куярга гына калды. Хәтта кул куелгандадыр инде. Валерий Геннадьевичка җиңелрәк булыр, чөнки җанатарлар да, матбугат та, уенчылар да аның нәмзате белән канәгать булыр. Яңа тренер килү белән “Ак Барс”, ниһаять, җанатарларга йөзе белән борылыр дип ышанасы килә. Спорт нәтиҗәләре бар, маркетингта уңышка ирешергә кирәк!

Илдус Габдрахманов, Камал театры артисты. «Ак Барс» җанатары

Такымның җитәкчеләре кемне баш тренер итеп куярга үзләре күрер. Мин бит профессионал түгел, миңа бары тик аларның ничек уйнавы гына ошый. Татар тренерына килгәндә, ул чукча булса да ярый. Яңа килгән кешенең милләтеннән тормый. Беренче урынны ала торганы булса мин канәгать булачакмын.

Ленар Мөхәммәдиев
Казан шәһәре
XS
SM
MD
LG