Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Идел йорт” халык театрлары фестивале башланды


Дүртөйле театры артисты Роза Ханова Җамал ролендә
Дүртөйле театры артисты Роза Ханова Җамал ролендә

Бу көннәрдә Татарстан төбәкләрендә мәдәният министрлыгы оештырган XII “Идел йорт” халык театрлары фестиваленең беренче өлеше уза. Минзәлә, Түбән Камага якын булган авыл-район театрлары үз тамашаларын шушы калаларда күрсәтте дә инде. 16-17 апрель көннәрендә Чаллыда да дүрт спектакль тәкъдим ителде.


Беренче көнне Әгерҗе районы Кичке Таң авылы мәдәният йорты халык театры Чаллыга Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” драмасын алып килгән иде. 17 апрельдә Башкортстанның Дүртөйле район мәдәният йорты халык театры Мансур Гыйлаҗевнең “Яра” драмасын, анан соң шул ук Башкортстандагы Балтач район мәдәният йорты татар халык театры Рәшидә Җиһаншинаның “Кодагыйлар” спектаклен сәхнәгә чыгарды.

Дүртөйле театры районның мәдәният бүлеге башлыгы Азамат Гыйльманов җитәкчелегендә килгән. “Безне 2 ел инде шушы фестивальгә чакыралар. Без биредә тәҗрибә дә туплыйбыз. Хәзер һөнәри театрлар да гади, түбән дәрәҗәле комедияләргә төшеп бетте. Безгә тирән мәгънәле әсәрләрне сәхнәгә чыгару кирәк. Безнең театрның исеме Русиядә танылган, Татарстанның бу ягын таптаган Зөфәр Солтанов белән бәйле. Зөфәр агага 85 яшь тулды. Аның хатыны Сәкинә апа әле дә сәхнәдә. Районда 4 халык театры эшли. Башкортстанда узган барлык чараларда да катнашабыз. Шуларның берсе – “Алтын тирмә” фестивале”, диде безгә Азамат әфәнде.

Рәсим Ямалтдинов (с) һәм Азамат Гыйльманов
Рәсим Ямалтдинов (с) һәм Азамат Гыйльманов
“Без Башкортстан республикасы мәдәният министрлыгының, район хакимиятенең ярдәмен тоеп эшлибез. Узган ел “Идел йорт” фестиваленә Баеш авылы халык театрын Әлмәткә алып бардык. Анда уңышлы чыгыш ясап, Казанга кадәр барып җиттек. Райондагы театрларның барысы да әйбәтләр, берсен хурлап, берсен мактап булмый. Безне бу чарага Башкортстандагы татар конгрессы чакырды”, диде “Яра” драмасында төп рольләрнең берсен башкаручы, мәдәният бүлеге хезмәткәре Рәсим Ямалтдинов.

Дүртөйле районы сәнгатькәрләре Чаллы драма театрының беренче катында тамашага әзерләнсә, Балтач районы артистларына бүлмәләр икенче каттан бирелгән иде.

Камилә Халикова (с һәм Гөлфия Шаисламова
Камилә Халикова (с һәм Гөлфия Шаисламова
“Хәзерге Балтач халык театры 1972 елда театр түгәрәге буларак оеша. 1992 елда зур иҗат юлы узган коллективка халык театры исеме бирелә. Элек тә, хәзер дә кырын карашлар сизмибез, киресенчә, барысы ярдәм итәргә тырыша, үзебезне халык та ярата”, дип саный театр җитәкчесе Гөлфия Шаисламова.

“Кодагыйлар” комедиясен сәхнәгә Камилә Халикова куйган.

“Без үзара ярышып эшлибез. Ләкин әлегә драматурглар юк дәрәҗәсендә, сәхнәгә куярлык әсәрләр бик аз”, дип борчылуын белдерде ул.

“Балтач таңнары” газеты хәбәрчесе, сәхнәләрдә артист булган Дамир Хәйретдинов райондагы халыкның өчтән икесе татар булуын, мәктәпләрдә башкорт, татар телләре укытылуын, кысрыклаулар булмавын, биредә мари, удмурт җәмгыятьләре, урысларның “Собор” оешмасы эшләве хакында бәян итте.

Театрда уйнаучы Альбина Гыйлаҗева моннан 35 ел элек шушы районга килен булып төшкән. “Килүгә шушы якларны, кешеләрен, табигатен яраттым. Пенсиядә булсам да, сәхнәдән китәргә җыенмыйм әле”, ди ул.

Берничә көннән төрле шәһәрләрдә күрсәтелгән тамашаларга мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Уңышлы дип саналган спектакльләр сайлап алынып Казанда күрсәтеләчәк.
Балтачлылар Чаллыда
Балтачлылар Чаллыда
XS
SM
MD
LG