Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО министрлары Әфганстаннан гаскәр чыгару турында сөйләшүгә җыелды


Брюссельдә НАТО министрлары очрашуы
Брюссельдә НАТО министрлары очрашуы
Брюссельдә НАТОның ике көнлек җыены ачылды. 28 илнең саклану һәм тышкы эшләр министрлары Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару планы турында фикер алышачак.

НАТО җитәкчелегендәге 130 меңлек гаскәрләрләрнең зур өлешен 2014 елга кадәр чыгарып бетерү каралган. Ул вакытка кадәр илдә иминлек саклау эше тулысынча әфган көчләренә тапшырылырга тиеш.

Ике көн дәвам итәчәк утырышта 2014 елдан соң илдә күпме хәрбине калдыру һәм әфган көчләрен укыту мәсьәләләре тикшерелә.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, 2014 елдан соң да НАТО Әфганстанны ярдәмсез калдырмыячак, дип белдерде.

Әфган көчләрен өйрәтүгә һәм җиһазлар алуга дүрт миллиард долларга кадәр акча кирәк булачак, дип фаразлана. АКШ кимендә бер миллиард долларны халыкара партнерлардан сорарга җыена. Өч миллиардны исә Вашингтон үзе бирерәчәген белдерде.

Илдән китү планы нигезендә НАТО 350 меңләп әфган хәрбиләре һәм полиция хезмәткләрләрен өйрәтәчәк.

Әфганстан иминлегенә бүленәчәк акча турында тулырак итеп НАТОның 20-21 май көннәрендә Чикагода үтәчәк саммитында игълан ителер дип көтелә.

Брюссельдәге җыенга пәнҗешәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров килә. Русия министры белән сөйләшүләр Европада ракеталардан саклану җиһазлары турында барачак.
XS
SM
MD
LG