Accessibility links

Кайнар хәбәр

Time елның иң тәэсирле 100 кешесе исемлеген чыгарды


Time журналын укучылар 2012 елның иң тәэсирле йөз кешесен сайлап алды. Русия җитәкчеләре бу исемлеккә керә алмады.

Кушма Штатларда чыгучы Time журналы 2012 елның иң тәэсирле һәм рухландыргыч 100 кешесе исемлеген игълан итте. Бу исемлектәге шәхесләрне журнал укучылар интернетта тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алдылар. Исемлеккә Русиядән бары бер генә кеше – блоггер һәм соңгы айларда оппозиция җитәкчеләренең берсенә әверелеп киткән Алексей Навальный кергән.

Иң күп тәэсирле кешеләр Кушма Штатлардан. Алар арасында президент Барак Обама, бу ел ахырында аның белән президент көрәшенә чыгу өчен ярышучы республикан сәясәтче Митт Ромни, өч ел элек Казанда булып киткән дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да бар.

Шерил Сэндберг
Шерил Сэндберг
Моннан тыш иң тәэсирле йөзлектә күренекле американ инвесторы Уоррен Баффетт, Facebookның баш идарә мөдире Шерил Сэндберг һәм башка американ эшмәкәрләре кергән.

Дөньякүләм абруйлы Time журналын укучылар бергәләп төзегән иң нык рухландыручы һәм тәэсирле 100 кеше исемлегендә дәүләт җитәкчеләре бик күп түгел. Шулай да алар арасыннан Изриал премьер-министры Беньямин Нетаньяһу, Германия канцлеры Ангела Меркель, Италия премьер-министры Марио Монти, Иранның рухи җитәкчесе Аятулла Али Хәменеине атап китәргә була. Анда, шулай ук, бу елның октябреннән башлап Кытайны җитәкләр дип көтелүче Си Цзиньпин дә кергән.

Ә менә Русиянең үзара алмашып эшләүче ике җитәкчесенең берсе дә иң тәэсирле йөзлеккә керә алмаган. Былтыр гына нәкъ шундый исемлектә быел Русия президенты итеп сайланган Владимир Путин 72-нче урынны алган иде. Time журналы иң тәэсирле 100 кеше исемлеген инде тугыз ел рәттән төзеп килә. 2007 елда Time Путинны ел кешесе дип атаган иде.

Иң тәэсирле йөзлектә Франциянең элекке икътисад һәм финанс министры, Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристин Лагардны, Италия икътисадчысы Европа үзәк банкы президенты Марио Драгины күрергә була.

Баскетболчы Джереми Лин
Баскетболчы Джереми Лин
Исемлектә серб теннисчысы Новак Джокович, американ баскетболчысы Джереми Лин, Аргентина футболчысы Лионель Месси һәм тагын берничә мәшһүр спортчыны, сәнгать әһелләрен, фикер ияләрен күрергә була.

Исемлектә мондый спортчыларның булуы урынлымы, алар сәясәткә, икътисади киләчәгебезгә тәэсир итми, яки тормышыбызны яхшыртучы ачышлар ясамый дип килешмәүчеләр дә бар. Андыйларга җавап буларак АКШ мәгариф министры Арне Дункан Лин Джереми очрагын мисал итеп китерә.

Калифорниядәге күп кенә университетлар чыгышы белән кытай американы Джеминың укырга керү мөрәҗәгатендә университетның баскетбол такымында да уйнау теләген кабул итмәгән. Шулай да Һарвард университеты аның бу теләге белән ризалашкан. Нәтиҗәдә ул иң яхшы баскетболчы да, бик яхшы укучы студент та булган.

Джереми чыгышы белән Азиядән булганнар баскетболны яхшы уйный алмый һәм дөньякүләм спортчы яхшы студент була алмый дигән ялгыш фикерне, балаларны шундый уңышка омтылудан тыеп торучы гаделсезлекне кире какты, ди Дункан.
XS
SM
MD
LG