Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлау алды кампаниясенең соңгы көне


Франциядә 22 апрель көнне булачак президент сайлау алдыннан кыстауның соңгы көне. Канун нигезендә шимбә тынлык көне булачак. Бу көнне кыстаулар тыелган.

Франция президенты Николя Саркози бүген Ниццеда үзенең соңгы сайлау алды митингын үткәрә. Аның төп көндәше, социалистлар намзәте Франсуа Олланд, кичә үзенең тарафдарларын Бордога җыйган иде.

10 намзәт Франция президенты урынына дәгъва кыла. Җәмәгатьчелек фикерен белү нәтиҗәләренә күрә, төп көндәшләр бишәү. Алар, Саркози белән Олландтан кала, уң радикал Милли фронт башлыгы Марин Ле Пен, үтә сул көчләр вәкиле Жан-Люк Меланшон һәм уртачыл Франсуа Байру.

6 майда үтәчәк икенче турга Николя Саркози һәм Франсуа Олланд чыгар дип көтелә. Әгәр алай була калса, сораштырулар күпчелек тавышларны социалистлар вәкиле җыячагын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG