Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимияте: иминлек көчләренең 10 хезмәткәре һәлак булды


Сүрия дәүләт телевидениесе белдерүенчә, илнең көньяк-көнбатышындагы авылда күмелгән бомба шартлап иминлек көчләренең 10 хезмәткәре һәлак булган. Тапшыруны алып баручы бу бомбаны “террорчылар” куюын хәбәр итте.

Сүриядә хәзер БМО-ның җиде коралсыз күзәтүчесе бар. Алар Сүриядә халыкара илче Кофи Аннанның тынычлык планы нигезендә якларның килешү шартларын үтәвен тикшерә. Киләсе атнада илгә тагын 23 күзәтүче киләчәк.
XS
SM
MD
LG