Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Олег Шеинга теләктәшлек белдерде


Казаннар Олег Шеинга теләктәшлек белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Казаннар Олег Шеинга теләктәшлек белдерде

20 апрельдә Казанның Бауман урамында Әстерхан мэрына намзәт булган Олег Шеинга теләкәтшлек пикеты үтте.


Пикетта унга якын кеше катнашты. Алар күтәргән “Олег Шеин Әстерханның кануни мэры”, “Рәис Чуров! Әстерхан мэры сайлауларын кабат уздыруны таләп итәбез!”, “4 марттагы сайлауны фальсификацияләүчеләрне мәхкәмәгә бирергә!”, “Олег, без синең белән!” дигән шигарьләрне Бауман урамыннан узучылар туктап укып үтте. Пикетта “Казан сайлаучылар лигасы” дип язылган байрак җилфердәде.

Әлеге пикетта катнашучы Ренат Юсыпов, бу чарага килеп Шеинга яклау, теләктәшлек белдерүләрен әйтте.

“Без сәясәтне якыннан күзәтеп барабыз. Бу пикетка да үз теләгебез белән чыктык. Безнең бу теләктәшлегебезне Мәскәү ишетергә тиеш”, дип белдерде Юсыпов.

Пикетта катнашучы икенче бер казанлы, Роберт Садыйков Русиядә 20 елдан бирле гадел сайлауларның булмавын әйтте.

“10 елдан артык элек без беренчеләрдән булып Русиядәге гадел булмаган сайлауларга каршы ачлык игълан иткән идек. Ул вакытта бу ачлыкта Татарстандагы барлык оппозиция дә катнашкан иде.

Бүгенге пикетка да сул карашлылар, либераллар, демократлар, татар милләтчеләре катнаша. Шулай итеп, без тагын берләшәбез. Аның нәтиҗәсе барыбер булачак. Әгәр Русиядә гадел сайлаулар булмый икән, Русия ил буларак үләчәк.”, дип белдерде Роберт Садыйков.

Кичке якта үткән пикет бер сәгать барды. Тәртип бозулар күзәтелмәде.
Олег Шеинга теләктәшлек пикетында катнашучылар, Казан, 20 апрель 2012
Олег Шеинга теләктәшлек пикетында катнашучылар, Казан, 20 апрель 2012
XS
SM
MD
LG