Accessibility links

Татарстанның Мәмдәл авылында шартлау нәтиҗәсендә бер ир кеше кулсыз калган


Казан – Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында бер ихатада булган шартлау нәтиҗәсендә бер ир кешенең ике кулы өзелгән. Бу хәлне якшәмбедә Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы раслады.

Зыян күргән кеше – Габдулла Йосыпов – гыйнвар аенда Казанда кулга алынганда каршылык күрсәтеп үтерелгән Рөстәм Йосыповның әтисе диелә.

Полиция мәгълүматына караганда, Үзбәкстан ватандашы Рөстәм Йосыпов исламчы бер экстремистик төркемнең әгъзасы, Татарстанда террор гамәле әзерләгән булган. Ул яшәгән йортта шартлаткыч матдәләр табылган.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, Габдулла Йосыпов карлар эрегәннән соң ишек алдында чүп актарып йөргәндә улы яшереп калдырган шартлаткычка юлыккан. Шартлау нәтиҗәсендә ике кулсыз калган Габдулла Йосыпов авыр хәлдә Казанның ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китерелгән.
XS
SM
MD
LG