Accessibility links

Кайнар хәбәр

Намдаковның Чыңгызхан сыны Лондонда каршылыклы реакция тудырган


Лондон – Лондондагы Гайд- паркта урнаштырылган Даши Намдаковның Атлы Чыңгызхан сыны Британия халкында каршылыклы реакция тудырган дип хәбәр итә РБК агентлыгы.

Лейборист Пол Димолденберг Олимпиада алдыннан Лондонда шундый һәйкәл куюны хакимиятнең “уйланмаган адымы” дип атаган.

Консеваторлар партиясе җитәкчесе урынбасары Роберт Дэвис исә, “Сыннар каласы” исемле фестивальнең максаты нәкъ менә, "яңалыкны өйрәнү, яңарышка өндәү" дигән.

Даши Намдаковның 5 метрлы сыны Гайд-паркта Чыңгызханның тууына 850 ел уңаеннан урнаштырылган. Ул анда шушы елның сентябрь аена кадәр торыр дип көтелә.

Болгарда Намдаковның “Коткаручы” сынын урнаштыру нияте Татарстанда зур шау-шу уяткан иде.
XS
SM
MD
LG