Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлауда икенче турга Олланд һәм Саркози чыга


Президентлыкка ике төп дәгъвачы: Николя Саркози (с) һәм Франсуа Олланд
Президентлыкка ике төп дәгъвачы: Николя Саркози (с) һәм Франсуа Олланд
Париж – Якшәмбедә Франциядә үткән президент сайлауның беренчел нәтиҗәләренә күрә, социалистлар партиясе намзәте Франсуа Олланд 28%, хәзерге президент Николя Саркози 26% чамасы тавыш җыйган.

Өченче урында үтә-уңчы Милли фронт җитәкчесе Марин Ле Пен – 20% чамасы.

Шулай итеп, алдан фаразланганча, беренче турда ун намзәтнең берсе дә 50% җыя алмады.

1958 елдан бирле беренче тапкыр гамәлдәге президент беренче турда җиңә алмады.

6 майда үтәчәк икенче турда Олланд белән Саркози көрәшәчәк.
XS
SM
MD
LG