Accessibility links

Европа берлеге Сүриягә каршы яңа чикләүләр кабул итте


Бүген Люксембургта узучы чит илләр Европа Шурасы утырышында Европа берлегенә кергән 27 илнең тышкы эшләр министрлары Сүриягә каршы чираттагы чикләүләр программын кабул итте.

Аерым алганда илгә затлы әйберләр кертү тыела. Аның нечкәлекләре әле ачыкланачак. Әлеге чикләү нигездә илдәге низаг вакытында да кыйммәтле әйберләрдән баш тартмаган Сүрия президенты Бәшәр Әсад һәм аның хатынына кагыла.

Европа берлеге шулай ук оппозицияне эзәрлекләү һәм репрессия өчен җитештерелергә мөмкин кораллар исемлеген киңәйтте.

Бу инде Сүриягә каршы 14нче чикләү программы.
XS
SM
MD
LG