Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Мохнаткинны ярлыкау фәрманын имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев Сергей Мохнаткинны ярлыкау турындагы фәрманны имзалады. Мохнаткин 2010 елның июнендә хокук саклаучыга һөҗүмдә гаепләнеп ике ел ярымга төрмәгә утыртылган иде.

Тверь өлкәсе Торжок шәһәре колониясендә җәзасын үтәүче Мохнаткин 2009 елның декабрендә Мәскәүнең Триумфальная мәйданында “Стратегия-31” акциясе вакытында тоткарланды. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, ул тоткарлангач полиция машинасында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең битенә суккан.

Мохнаткин гаебен танымады. Аның сүзләренчә, ул акциядә катнашмаган, ә бары милиция көч кулланган хатын-кызны гына якларга тырышкан.
XS
SM
MD
LG