Accessibility links

"Киевның кырымтатар халкы хокукларын кайтару нияте юк"


Милли фирка рәисе Васви Абдураимов
Милли фирка рәисе Васви Абдураимов

Киевта Украина рәсмиләре белән сөйләшүләр үткәреп кайткан Кырымтатар халык фронты вәкилләре 23 апрель көнне Акмәчеттә матбугат очрашуы үткәрде.

Халык фронтына кергән оешмаларның биш вәкиле 17-20 апрель көннәрендә Киевта президент администрациясе, Югары Рада, министрлар кабинеты, Дәүләт куркынычсызлыгы һәм саклану шурасында, шулай ук, регионнар, «Батькивщина», «Фронт змин», «Удар» фиркаләре белән сөйләшүләр үткәргән.

Бу очрашулардан соң фронт вәкилләре "20 апрельдә кулыбызда булган мәгълүматка күрә, Украинада кырымтатар халкының хокукларын кайтару турында канунны кабул итү өчен сәяси теләк юк" дигән белдерү ясады.

“Мәҗлес рәисе, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилевның мондый канун 24-27 апрель көннәрендә каралачак дигән мәгълүматы чынбарлыкка туры килми. Бу канун проекты 15-18 май көннәре узачак сессиядә генә каралачак”, диде Киевка барган Милли фирка рәисе Васви Абдураимов.

“Иң яхшы очракта бу канун проекты беренче укылышта нигез буларак кабул ителеп, кабат эшкәртүгә җибәреләчәк. Моны Украина Югары Радасының гыйлми-эксперт баш идарәсе тәкъдим итә”, дип хәбәр итте фронт вәкиле.

Сөргенгә дучар булганнарны урнаштыру програмы Украинаның икътисад министрлыгында килешүләрдән уза икән. Бу програм 2010 елда төгәлләнгән иде, ә инде киләсе 5 елга – 2011-2015 елларга Украина хөкүмәте тарафыннан мондый програм кабул ителмәген иде. Шушы сәбәптәнме, 2011 елда кырымтатарларын урнаштыруга елына 100 миллион гривня урынына 23 миллион, ә 2012 елга 27 миллион каралган. Програм кабул ителсә, 5 елга барлыгы 500 миллион гривня каралган. Ләкин тәҗрибә шуны күрсәтә: бер вакыт күрсәтелгән акчалар Киевтан тулы күләмдә килми. Бу програм хакында Киевта булып кайткан Васви Абдураимов сөйләде.

“Президент каршында төзелгән кырымтатар халкы мәсьәләләре буенча шура эшенә президент администрациясе дәрәҗәсендә мәҗлес җитәкчелеге, аерым депутатлар, мәсәлән, Украина Югары Радасында Кырым мәсьәләләре буенча вакытлы комиссия рәисе Борис Дейч тарафыннан киртә куелды”, дип хәбәр итте фронтка кергән Милли фирка рәисе Васви Абдураимов.

Президент каршындагы 19 кешелек бу шурада 11 кеше фронт әгъзалары, калганнары – мәҗлес әгъзалары. Шураның тәртибен 2010 елның август аенда президент үзе билгеләгәнгә, Мәҗлес әгъзалары анда эш итүдән баш тарткан иде. Мостафа Җәмилев шурага элеккегечә 33 мәҗлес әъзасы керергә тиеш, чөнки аларны Корылтай делегатлары сайлый дигән фикерне белдереп килде. Бу сәбәптәнме, президент ягыннан билгеләнгән шура беренче һәм соңгы тапкыр президент белән 2010 елда, шул август аенда Кырымда очрашкан иде.

“Мәҗлес кырымтатар мәсьәләсе буенча бер елдан бирле әзерләгән халыкара конференциянең үткәрелүен рәсми Киев теләми”, дип белдерде Васви Абдураимов.

Кырымтатар халык фронтының Киевка ясаган сәфәренә Мәҗлеснең реакциясе әле юк, диде ул. «Намус» кырымтатар аксакаллар шурасы исә Фронт һәм Мәҗлесне бер өстәл башына утырып мәсьәләләрне бергә хәл итәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG