Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы хакиме булачак сайлаулар, Бразилия һәм Колумбия турында сөйләде


Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев
Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев

Киләчәктә Русиядә төбәк башлыкларын праймериз юлы белән сайлау фаразлана. Шулай ук бердәм сайлау көнен булдыру турында да сүзләр бар. Шушы мәсьәләләр күптән түгел Русия президенты Дмитрий Медведев катнашындагы “түгәрәк өстәл”дә күтәрелде. Анда Чаллы хакиме дә катнашты. Бу турыда Васыйл Шәйхразиев журналистларга Бразилия һәм Колумбиягә булган сәфәреннән кайткач сөйләде.

Русия җәмәгатьчелегенең бер өлеше күптән инде төбәк башлыкларын сайлап кую ягында. Халыкның бу өлеше төбәк җитәкчеләрен президент тарафыннан билгеләп куюны кабул итмәде, бу күренеш демократия шартларына туры килми дип белдереп килде. Владимир Путин 6 елга президент булып сайлангач, сәясәт дилбегәсен беркадәр бушатты дигән карашлар да туды. Фиркаләр төзүдә каршылыкларны киметү, төбәк башлыкларын сайлап куюда яңа башлангычлар шушы фикергә этәргәндер. Төбәк башлыкларын сайлауда җирле депутатларның әһәмияте зур булачак.

Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев журналистлар белән очрашуда алдагы җирле сайлаулар, Бразилия һәм Колумбиядә җәмәгать транспорты эшчәнлеген җайга салу тәҗрибәсе хакында бәян итте. Аның кайбер фикерләрен тәкъдим итәбез.

Төбәкләрдә дә праймеризлар үтәчәк


“Баштагы чорда губернаторларны һәм республикалар президентларын халык сайлады. Вертикальләштерү нәтиҗәсендә алар Русия президенты тәкъдиме, депутатлар раславы белән эшкә алынды. Бу чор артта калырга тиеш иде һәм президент кушуы буенча дәүләт думасына канун проекты кертелде. Анда бу җитәкчеләрне халык катнашында сайлау турында сүз бара. Русия – демократия юлында. Фиркаләр төзүдә андагы әгъзалар санын киметү моңа бер дәлилдер. Русиядә фиркаләр төзергә теләүчеләр күп. Тиз арада бик күп фиркаләр барлыкка килергә мөмкин. Һәр фирка үзенең лидерларын губернаторлыкка, президентлыкка күрсәтәчәк. Фиркаләр төзүнең максаты – хакимияткә килү. 1995 елларда Русиядә 50дән артык фирка бар иде. Шул вазгыять кабатланачак. Һәр фирка үз вәкилен шул шартларда күрсәтә калганда, Татарстан җитәкчесенә дә 50ләп намзәт килеп чыгачак. Монда инде кемнең кем икәнен аеруы бик кыен булачак. Без, җирле хакимият Татарстанда Рөстәм Миңнеханов белән эшлибез, башкалар үзләренеке белән. Яңача сайлаулар кирәклеге инде көн кадагында тора. Шуңа без Русия президенты Дмитрий Медведевка праймеризлар ясарга тәкъдим иттек.

Чаллы Татарстан президентлыгына 15 намзәт күрсәтә алачак

Праймериз болай фаразлана. Татарстан президентлыгына үзен күрсәткән намзәт җирле депутатлар янына бара, үз сәясәтен аңлатып чыгыш ясый. Шуннан соң бу намзәткә бәя бирелә, Татарстан җитәкчесе булырга лаеклымы, юкмы, җирле депутат шуннан соң үз сүзен әйтә. Әгәр бу намзәт киләчәктә республика җитәкчесе булып халык ышанычын акламый икән, аны яклап хәер-фатиха биргән депутатлар да җаваплы булачак. Шуңа теге яки бу намзәтне яклаган җирле депутат үз сүзен әйткәндә аны нотариус аша рәсмиләштерә. Шул вакытта депутат үз өстенә нинди җаваплылык алганын күрә.

Депутат артында аның сайлаучысы, халык тора бит. Халык үз депутатына булдыксыз намзәтне якларга ирек куймас, дип тә уйларга кирәк. Чаллы мисалында караганда, безнең шәһәр шурасында 45 депутат. Төбәк җитәкчесе булып сайланырга ниятләгән намзәт шушы депутатлардан 5% тавыш җыярга тиеш. Безнең өчен ул 5% - ике ярым депутат килеп чыга, ике ярым депутат була алмый, шуңа ул 3 депутат булачак. Нәтиҗәдә безнең шәһәрдән республика җитәкчесе намзәтлегенә 15 кешене үткәрә алабыз. Бу Татарстан күләмендә күрелмәгән хәл булачак, һәркайсын өйрәнә-өйрәнә җүләрләнеп үлү ихтималы да юк түгелдер. Татарстан күләмендә әле мондый хәлнең булганы юк. Димәк, демократия бар. Губернатор яки республика президентлыгы өчен шулай итеп халык, депутатлар ышанычы аша узарга кирәк.

Сайлаучы үз депутатының сатылуына юл куймас


Тавыш бирүче депутатны сатып алу мөмкин булмас, чөнки аның сайлаучылары бар. Теләсә кемгә тавыш биргән җирле депутатка сайлаучы ризасызлык белдерергә, аны чакыртып алырга хаклы.

Сатылган депутат өчен прокуратура да бар. Шушы юл белән сайлаганда депутатларның, хакимиятнең дә дәрәҗәсе күтәрелә.

2015 елда сайлаулар көтелә. Бу вакытта праймериз килсә, муниципаль сайлаулар нык, зәһәр булачак. Чөнки губерналар, республикалар башында кем булачагы алардан торачак.

Бердәм сайлау көнен булдырырга кирәк

Бер елда 12 генә ай. Һәр сайлауга без гадәттә 3 айлап әзерләнәбез. Сайлаулар октябрьдә һәм мартта булганда, алар өстенә яраткан Сабантуебызга, Яңа елга әзерлекләрне алганда, вакыт күп сарыф ителә. Кайбер җирдә бит сайлау арты сайлау, гел бәйрәмнәр, эшләргә вакыт та калмый.

Чыгымнар да зур. Сайлау вакыты дөрес, елга бер генә тапкыр билгеләнсә, халыкка да җиңел була. Әгәр сайлау көз көне була икән, төбәк башлыгы үз програмын игълан итеп, сайлауда узса, үз командасын төзеп, казна мәсьәләсен хәл итеп, 1 гыйнварга җиң сызганып эшли башлый. Бу юнәлеш хәзер дәүләт думасы депутатларыннан тора, канун проектын алар тикшерә.

Минем шушы мәсьәләләр буенча Русия президенты катнашындагы сөйләшүдә булуымда серлелек юк. Без бу хакта башка шәһәр мэрлары белән Твиттерда, блогта аралашып, фикер алышып тордык. Бу фикерләрне Мәскәүдә, Казанда да караганнардыр. Шуңа мине чакырдылар да. Бу тәкъдимнәрегезне Русия президентына җиткерә алыр идегезме дип сорадылар. Ризалыгымны белдердем.

Бразилия һәм Колумбиядә юл тыгыннары юк


Бразилия урамнарында зур автобуслар
Бразилия урамнарында зур автобуслар
Бу илләрнең миллионлы шәһәрләрендә җәмәгать транспорты эше шактый җайга салынган. Анда халыкка тиз йөрешле зур автобуслар хезмәт күрсәтә һәм алар махсус күрсәтелгән юлдан йөри. Юлны аркылы чыгу өчен махсус күперчекләр төзелгән. Кеше бердәм билет өчен безнеңчә 46 сум түләп, берничә автобуска күчеп утырып тиешле җиргә бара. Моны җир өстендәге метро дип әйтергә була.

Пенсионерлар бушлай йөри. Аларның йөрүенә дәүләт акча бирми, чөнки бу илләрдә җәмәгать транспорты идарә компанияләре кулында. Пенсионерлар йөрүе алда әйтелгән 46 сумга кертелгән. Кемнәр эшли, ягъни балалары, оныклары әти-бабалары өчен түли булып чыга. Алар да пенсиягә чыккач, бушлай йөри. Бу илләрдә уртача хезмәт хакы бер мең доллар чамасы.

Һава шартларыбыз төрле. Анда күргәннәрне Татарстанда куллану шактый кыен булыр. Ләкин өйрәнер әйберләр күп. Бразилия һәм Колумбияне өченче илләр рәтенә кертәләр. Ләкин җәмәгать транспортында халыкка тудырган уңайлыкларны бар дөньядан килеп өйрәнәләр. Күршең синнән артта калган булса да, кимсенмичә, матур эшләрен кереп карап, үрнәк алырга кирәк”, дип фикер йөртә Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев.

Чаллыда күп балалы гаиләләргә җир юк


Чаллыда күп балалы гаиләләргә шәхси йортлар төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүдә кайбер кыенлыклар туды. Бу хакта төрле җыеннарда, депутатлар утырышларында да әйтелә. Инде Чаллыда кая барып төртелсәң дә, ул җирне мәскәүләр сатып алган икән дигән сүзләр дә күптән йөри.

“Күп балалы гаиләләрдән 1400ләп гариза килде. Без аларның һәркайсына 8 сутый җир бирергә тиешбез. Иң зур кыенлык – шәһәр эчендә җир юк. Яныбызда гына Тукай районы бар. Шушы гаиләләргә биредә җитәрлек урыннар бар. Ләкин халыкның шәһәрдән читкә китәсе килми. Шулай да, хәзер шәһәр читендәге кишәрлекләр буенча сөйләшүләр алып барабыз. Шушы араларда бу җирләрне алу турында уңай чишелеш таба алсак, күп балалы гаиләләр мәсьәләсе хәл ителер иде. Ләкин әлегә бу сорау ачык кала”, дип җавап бирде Чаллы хакиме.

"Дуңгыз ашаучы татарлар шактый"

Чаллы төбәге Татарстан, Русия күләмендә дуңгыз үрчетү, үстерү буенча алдынгы урыннарга чыгып килә. Бу хакта “Азатлык” сәхифәсендә дә зур фикер алышулар булды. Татар җирендә “йонсыз сарык”, “урыс сарыгы” дигән атамалар алган бу хайванны күпләп үстерүгә карата да шәһәр башлыгының мөнәсәбәтен белдек.
“Мин татар буларак, үземнең татар халкыннан сорар идем, хөрмәтле милләттәшләр, кем чучка ите ашый, кулларыгызны күтәрегез әле, дип. Минем уйлавымча, кул күтәрүче татарлар шактый булачак. Чөнки шашлык ашасалар, сарыкныкы каты була дип, чучканыкын алалар. Син аны ашыйсың икән, ничек инде үстермисең? Минем туган авылым шәһәрдән 15 кенә чакрым. Без бәләкәй чагында ук, чип-чи татар авылында чучка фермасы бар иде. Татар аны ашамаса, үстермәсләр дә иде. Эшнең башы шундадыр”, дип җавап бирде Васыйл Шәйхразиев.

Васыйл Шәйхразиевның Чаллы хакимиятенә эшкә килүенә август аенда 9 ел була. Беренче ярты елны ул шәһәр хакиме ярдәмчесе вазифасын башкара, ел ярым хаким урынбасары, 4 елдан артык башкарма комитетны җитәкли. Чаллы хакимияте башлыгы булып эшләвенә тиздән 2 ел тула.
XS
SM
MD
LG