Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров киткәннән соң Иҗтимагый шура өчен көрәш башлана


Иҗтимагый шураның 20 апрельдәге утырышыннан
Иҗтимагый шураның 20 апрельдәге утырышыннан

Татарстанда активистлар эчке эшләр идарәсе башлыгы алмашкач идарә каршында эшләүче Иҗтимагый шураны да алыштырмакчы.

Татарстанда бөр төркем активистлар полициядәге азаплауларга бәйле җәнҗаллардан соң Республика эчке эшләр идарәсе башлыгы алмашкач идарә каршында эшләүче Иҗтимагый шураны да алыштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Алар хәзерге шура полициянең канун бозуларын булдырмас өчен берни дә эшләмәде дип белдерә һәм шурага активрак эшләячәк кешеләрне кертергә тәкъдим итә.

Татарстан эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый шурага карата тәнкыйть сүзләре март аенда Казанның «Дальний» полиция бүлегендә кеше азаплап үтерүдән соң купкан җәнҗалның иң кызган чагында көчәеп китте. Урамнардагы протест җыеннарында чыгыш ясаучылар нигә бу шура берни дә дәшми дигән сорау күтәрде.

Бер төркем оппозиция вәкилләре һәм хокук яклаучылар, республика эчке эшләр идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров вазифасыннан киткәннән соң, аның урынына киләчәк яңа җитәкче яңа иҗтимагый шура да билгеләргә тиеш дигән башлангыч белән чыкты. Әлеге төркемдәгеләрнең берсе, Звезда Поволжья газеты мөхәррире һәм "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенең Татарстандагы активисты Рәшит Әхмәтов хәзерге шураны полиция каршында җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен якламауда, полиция йогынтысына бирелүдә гаепли.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
«Ул азаплауларның тикшерү эшләрендә киң таралган ысулга әйләнүенә киртә куя алмады. Ул милиция каршында җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен яклый алмады, полиция йогынтысына бирелеп барды. Ул үзен көрәшче, җанлы эшчәнлек алып баручы буларак түгел, ә ризалашып утыручы гына буларак күрсәтте», ди Әхмәтов.

Республика эчке эшләр министрлыгы каршында Иҗтимагый шура инде 2001 елдан бирле эшләп килә һәм ул һәр ике ел саен үзгәреп алмашынып тора. Полициянең җәмәгатьчелек белән бәйләнешләрен җайга салып торучы шура әгъзаларын эчке эшләр идарәсе башлыгы билгели. Хәзерге шура әле декабрь аенда гына билгеләнгән иде. Аңа барлыгы утыз вәкил кергән. Татар дәүләт опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге бу шурада күренекле җырчылар Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Мунча Ташы театры мөдире Гамил Әсгадуллинны, мөфти Илдус Фәиз, язучылар Илфак Ибраһимов, Ренат Харис, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе башлыгы Миләүшә Гомәрованы, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм журналистларны күрергә була.

Яңа шурага тәкъдим ителүче намзәтләр исемлегенә исә күбрәк оппозицион оешмалар һәм хокук яклау төркемнәре вәкилләре кергән. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчелегеннән аңа Фәрит Зәкиевне кертү тәкъдим ителә. Әмма исемлектә урыс милләтчеләре күбрәк - Татарстан урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев, Республиканың элекке парламентында Татарстанның үзбилгеләнү омтылышларына каршы нык тырышуы белән мәгълум Александр Штанин һәм башкалар да бар.

Бу исемлек Русия эчке эшләр министрына һәм Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасына да тапшырылачак. Рәшит Әхмәтов әйтүенчә, бу эштә аларга Кеше хокуклары өчен хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев, Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева һәм Русия Дәүләт Думасы депутаты Илья Пономарев та ярдәм итәчәкләрен белдергән.

Эчке эшләр идарәсе каршындагы хәзерге шура әгъзасы Ренат Харис Азатлык радиосына бу исемлектәге кешеләр шурага кертелмәс дим өметләнүен, шура элеккечә эшен дәвам итәргә тиеш дип исәпләвен белдерде.

Ринат Харис
Ринат Харис
«Иҗтимагый советны сайлау тәртибе бар һәм бу өлкәдә дә тәртип сакланырга тиеш. Кемнәрнеңдер теләге белән, кемнәрнеңдер каршы килүе белән бу тәртип бозылмаска тиеш. Бөтен нәрсә тәртип белән эшләнергә тиеш. Шул очракта гына Иҗтимагый советның эше барачак, аның дәрәҗәсе булачак һәм бу эш тиешле юнәлеш алачак. Кемнәрдер нәрсәләрдер әйтәләр икән, ул әйтелергә тиеш, кешенең үзенең фикерен әйтергә иреге бар. Ә мин уйлыйм, эт өрә торыр, бүре йөри торыр, кәрван алга бара торыр дип" диде Ренат Харис

Рәшит Әхмәтов исә, әгәр дә яңа җитәкчелек шураны алмаштырмаса, аңа без тәкъдим иткән кешеләрне кертмәсә, без митинглар, пикетлар, имза җыю белән көрәш башлаячакбыз дип белдерде.

«Әгәр инде бер генә намзәтне дә кабул итмәсәләр – тәҗрибә алай булу мөмкинлеген дә күрсәтә – ул чакта без митинглар, пикетлар, урам йөрешләре, имза җыюлар белән иҗтимагый капмания башлап җибәрәчәкбез", диде Рәшит Әхмәтов Азатлык радиосына.

Хәзерге шура әгъзасы, Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров хәзерге шурага әлеге төркем тәкъдим иткән һәм ярдәм итәрдәй берничә кешене кертү начар булмас иде дигән фикердә. Әмма, әгәр дә бу шура тулысынча алыштырылса, әлеге начар вәзгыять тагын да начараячак кына ди ул.

Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров
"Иҗтимагый шура инде күп еллар буе эшләп килә. Мин дә инде ике ел аның әгъзасы. Анда төрле кешеләр бар. Әйтик дин әһелләре, галимнәр, артистлар, рәссамнар, язучылар. Хәзер анда 20-дән артык кеше. Тагын унлап кеше өстәү бик зур сабантуйга, базарга китәрдер. Әйтик шул 12 кешенең бер-икесе файдалы булса, аңлый торган, файдалы кешеләр булса, яхшы киңәшләр белән, яхшы фикерләр белән килсәләр, аның зарары юктыр дип уйлыйм мин. Әгәр шурадан безне чыгарып анда керергә теләсәләр – башка эш. Безнең илдә бөтен үзгәрешләр соңгы 20 елда начардан тагын да начаррак якка бара. Нәрсә генә үзгәртмәсеннәр – нәтиҗә тагын да начаррак килеп чыга. Шуңа күрә алар килеп берни дә эшли алмый, чөнки аның сәбәбе, нигезе тирәнрәк. Монда җәмгыять кризисы. 20 ел инде бөтен нәрсәне ватабыз, җимерәбез, тәрбия эшен, мәктәпне, культураны. Телевизордан теләсә нәрсә күрсәтәләр, алыш-биреш, атыш. Ул бит бик катлаулы мәсьәлә. Аның бик гади генә чишелеше юк. Алар бик катлаулы мәсьәләләргә бик гади чишелеш бар дип уйлыйлармы яки алдыйлармы кешене шулай дип? Алай түгел бит ул. Безне куып чыгарып аларны куйсалар тагын да начаррак булырга мөмкин", ди Татарстан эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы, Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров.
XS
SM
MD
LG