Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев президентлык чорына нәтиҗә ясады


Дмитрий Медведев Русиянең биш телевизион каналы вәкилләре сорауларына җавап биреп, үзенең дүрт еллык президент эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Медведев Владимир Путин белән президент һәм премьер вазифаларын алмашты дигән фикерне кире кагып, Путин ил башлыгы вазифасын көрәштә җиңеп алды, ә үзенә әле премьер вазифасын яулыйсы барлыгын әйтте. Шулай ук ул “Бердәм Русия” фиркасен җитәкләү тәкъдименнән баш тартырга җыенмавын ассызыклады.

Медведев үзе президент булганда ватандашлар иреге үсеше алга китүен уңышларының берсе буларак атады, ә коррупция белән көрәшне “тыйнак” дип бәяләде.

ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский турындагы сорауларга җавап биреп, Медведев үтенеч язмыйча торып ярлыкау булмаячагын әйтте.

Медведевка сорауларны Беренче канал, Русия дәүләт телерадиоширкәте, НТВ, РЕН ТВ һәм “Дождь” журналистлары бирде.
XS
SM
MD
LG