26 апрельдә Казанның Бауман урамында алтынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды. Чара яңа урында үтсә дә, бу аның эчтәлегенә, ният-максатларына зыян итмәде.
Ә бер көн элек, 25 апрельдә татар яшьләре активистлары, халыкны татарча сөйләшергә өндәп, Казан урамнарыннан машиналар белән узды.
Казанда татарча сөйләшергә өндәүче машина йөреше узды
Апрельнең 25ндә Казанда татар телен яклап апрель аенда үткәрелүче чаралар кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" исемле машина йөреше узды. [Гөлназ Бәдретдин фотолары]
Узган шимбә 21 апрель татар яшльләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында Казанда "Татар Дозор" уены уздырды. Алты такым шәһәр үзәгендә төрле маршрутлар үтеп, биремнәр үтәде, халык белән татарча аралашты. Биремнәрне иң тиз һәм дөрес үтәгән җиңүче такым 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында бүләкләнде.
Казанда "Татар Дозор" уены узды
21 апрель шимбә көнне Казанда "Татар Дозор" уены узды. Бу чара "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында үткәрелә. Алты такым шәһәр үзәгендә төрле маршрутлар үтеп, биремнәр үтәде, халык белән татарча аралашты. Биремнәрне иң тиз һәм дөрес үтәгән җиңүче такым 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында бүләкләнәчәк. [Гөлназ Бәдретдин фотолары]