Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мунча ташы" яшьләрдә юмор очкынын кабыза


"Мунча ташы" яшьләрдә юмор очкынын кабыза
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:38 0:00

"Мунча ташы" яшьләрдә юмор очкынын кабыза

Бу атнада "Кызган таба" кунаклары – Түбән Камадагы "Мунча ташы" юмор театрының яшь артистлары Алчәчәк Әхмәтова һәм Илгиз Гыйлфанов.

Алчәчәк Әхмәтова белән Илгиз Гыйлфанов Түбән Кама ягыннан. Алчәчәк "Мунча ташы"на биюче булып килә, Илгиз дә читтән әйләнеп йөрми, ике уйламастан юмор театрының ишеген шакый.

“Кеше безгә килгәндә хәзер уйлап килә. Ул безне карый, безне карамаган кеше килми монда. Каядыр аның ниндидер очкыны ята, юморга очкыны. Шуны кабызып кына җибәрергә кирәк. Әлбәттә бар оятсызларча, үзләренчә батыраеп килүчеләр дә, тик алар очкын булмагач озак тормыйлар, кире китәләр”, ди “Мунча ташы” юмор театры театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла.

Алчәчәк Әхмәтова (с) Гамил Әсхәдулла һәм Илгиз Гыйльфанов
Алчәчәк Әхмәтова (с) Гамил Әсхәдулла һәм Илгиз Гыйльфанов
Алчәчәк аның белән Түбән Каманың Шәңгәлче авылында танышкан. Биюче булып кына килгән кыз оста артистка әйләнгән.

Илгизгә туган авылы Түбән Уратмада ук, сәхнә кешесе булырсың син, дип әйтә торган булганнар.

“Рәхәт безгә монда, Гамил абый, сезнең нәрсә уйныйсыгыз килә дип сорап, киңәшләшеп, киңәш биреп тора. Күрсәтегез, әйтегез ди, безгә иҗат итәргә ирек бирә”, ди Гамил Әсхәдулла хакында Алчәчәк Әхмәтова

“Скелетны төзегез, ит кундыруны бергә эшләрбез дип әйтә”, ди Илгиз “Мунча ташы” җитәкчесенең сүзләрен искә алып. Киләчәкләрен алар шушы театр белән бәйләп, туй алып бару кебек өстәмә эшләрне дә дәвам итәргә телиләр.
XS
SM
MD
LG