Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" татар яшьләре шәфкатьлелек чарасында катнашты


“Иман” татар яшьләре берлеге 21-28 апрельдә үтүче шәфкатьлелек атнасында балалар йортларына бара, ятимнәргә булыша.

“Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары 21-28 апрель көннәрендә шәфкатьлелек атнасында бик теләп катнаша. Алар балалар йортларына бара, ятимнәргә ярдәм итә, башка эшләрдә активлык күрсәтә.

Гадәттәгечә, шәфкатьлелек атнасында кызлар-егетләр башта Ижау шәһәренең дуртенче санлы шифаханәсендә булып кайттылар. Анда алар әниләре ташлап киткән сабыйларга кирәкле әйберләр җыеп килгәннәр. Башта табиблар, шәфкать туташлары белән аралашты яшьләр. Аннан соң шифаханә тирәсен чуп-чардан чистартырга ярдәм итте.

Татьяна Ипатова
Татьяна Ипатова
”Иман” оешмасыннан егетләр-кызлар бездә беренче тапкыр гына түгел. Без алар белән бик яхшы таныш. Ел саен киләләр. Дәүләт әлеге нәниләргә ярдәм итсә дә, аларга башкаларның да җылы мөнәсәбәте, мәрхәмәте бик кирәк”, диде шифаханәнең бүлек мөдире Татьяна Ипатова.

Хастаханә ишегалдында
Хастаханә ишегалдында
Ел дәвамында әлеге шифаханәнең табиблары һәм шәфкать туташлары кулы аша әниләре ташлап калдырган 40-50 нарасый үтә. “Сөенечле хәбәр дә бар. Шундый балаларның күбесен соңгы елларда гаиләләргә алалар. Әмма сабыйларның күбесенең сәламәтлеге яхшы түгел. Алар исерек һәм наркотиклар кулланган аналардан туган. Ул аналар, аларны шулай дип атап булса, бала карынында вакытта бернинди дә тикшеренү узмыйлар, шуңа сабыйларны төрле авырулардан дәваларга туры килә”, дип уртаклашты Ипатова.

Ләйлә Шәймөхәммәтова
Ләйлә Шәймөхәммәтова
“Иман” яшьләре берлеге әгъзасы Ләйлә Шәймөхәммәтова шушындый балаларны бик жәлләп китүләрен әйтте. Үз гаиләсендәге туганнарының сабыйларын яратып үстерүләрен күрүен, а бу сабыйлар гаилә җылысыннан мәхрүм, шуңа алар янына килүләрен”, әйтте Ләйлә. Шул ук вакытта шушы нәниләр арасында булачак шагыйрьләр, башка һөнәр ияләре дә булуы ихтимал, аларга ничек тә ярдәм итәргә иде дигән уйда ул.

Линар Насретдинов
Линар Насретдинов
“Иман” берлеге рәисе Линар Насретдинов әлеге чарада беренче тапкыр катнаша. Линар үзләренең населендә, гомумән, “Иман” татар яшьләре берлегенә йөрүче кызлар-егетләр арасында беркайчан да үз балаларыннан баш тартучылар булмас дип ышана.

Зөлфия Әхмәтова
Зөлфия Әхмәтова
Зөлфия Әхмәтова үткән елда да әлеге акциядә катнашкан иде. Ул ташланган сабыйлар яныннан күз яшьләрен тыя алмыйча чыкты. Зөлфия дә, татар гаиләсендә үсәм, безнең нәселдә сабыйларга яхшы караш, гомумән, гореф-гадәтләребезне үтәп яшибез, безнең арада үз баласын ятим калдыручы булмас дигән фикердә.

"Татар гаиләләрендә дөньяга аваз салган сабыйлар әти-әнисенең җылы кочагында үсәр дип ышанасы килә" ди ул.
XS
SM
MD
LG