Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп Артем Хохорин куелды


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп Артем Хохоринны билгеләде.

"БИЗНЕС Online" язуынча, моңарчы Хохорин Русия эчке эшләр министрлыгының оештыру-аналитик департаменты башлыгы вазифасын башкарган.

“Русия президенты Хохоринга махсус полиция генерал-майоры исемен бирү турындагы фәрманга кул куйды һәм аны үз вазифасыннан азат итеп эчке эшләр министрлыгының Татарстанда бүлеге башлыгы итеп билгеләде”, дип яза басма.

Хохорин 1970 елның 30 июлендә Казанда туган. 1987 елны шәһәрнең 131нче физика-математика мәктәбен тәмамлаган. Казан дәүләт университетында укыган, аннары Русия эчке эшләр министрлыгы юридик институтын бетергән. Эчке эшләр органнарында 1993 елдан бирле хезмәт итә. 2002-2008 елларны Татарстан эчке эшләр министры урынбасары булып торган, аннары шундый ук вазифаны Мари Илендә башкарган. Шуннан Мәскәүгә эшкә күчерелгән.

Медведев элекке министр - полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәровны Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан азат итү турындагы фәрманга 9 апрельдә кул куйган иде.

Моңа Казандагы "Дальний" полиция бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның җәфалап үтерелүе сәбәп булды. Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG