Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар егете Русиянең шахмат чемпионы булды


Раил Мәхмүтов.Казан.27.04.2012.
Раил Мәхмүтов.Казан.27.04.2012.

Татарстан шахматчысы Раил Мәхмүтов яшүсмерләр арасында Русия беренчелегендә җиңү яулады. Бу җиңү аңа яшьтәшләре арасында дөнья беренчелегендә катнашу хокукы бирә.


Краснодар өлкәсенең Лоо шәһәрчегендә оештырылган 18 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында Русия беренчелегендә Казан егете Раил Мәхмүтов 9 уенның 7сен откан, 2 уенны бәрабәргә тәмамлаган, соңгы уенның әһәмияте калмагач, анысын оттырган. Бу нәтиҗә аны 25 апрель көнне Русия чемпионлыгына китергән.

Лоо шәһәрчегендәге Русия беренчелегендә.
Лоо шәһәрчегендәге Русия беренчелегендә.
Раил тумышы белән Түбән Камадан. Шахмат белән 5 яшендә таныша. Аңа беренче шахматны әбисе бүләк итә, ә әтисе шахматтагы йөрешләрне өйрәтә. Мәктәптә укый башлагач яшь шахматчының сәләтен беренче остазы Камил Шәйхетдинов сизеп ала. Аның ярдәме белән Раил 3-4нче сыйныфларда укыганда шахматта беренче уңышларына ирешә башлый. Башта Мәскәүдәге ярышларда, ә 13 яшендә Европа беренчелегендә үз яшьтәшләре арасында 2нче урынны ала.

Казан шахматчылар тәрбияли

Егетнең бу уңышларын күреп алучылар аңа Казанга күченергә киңәш итә. Раил гаиләсе белән 8 сыйныфтан соң башкалага күченә. Монда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Шулай ук тренеры да алмашына. Раилнең хәзерге тренеры - халыкара гроссмейстер Илдар Ибраһимов.

Раил Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә үзенең остазы, халыкара гроссмейстер Илдар Ибраһимов белән. Казан, 27.04.2012
Раил Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә үзенең остазы, халыкара гроссмейстер Илдар Ибраһимов белән. Казан, 27.04.2012
​“Русия чемпионатына барганда чемпион булырмын дип уйламаган идем, әмма күңелемдә югары урыннарның берсен алырга дигән теләгем бар иде”, дип белдерде ул Азатлык радиосына.

Бу чемпионатка Татарстаннан 20ләп егет һәм кыз катнашкан. Гомумән чемпионатка Русиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык шахматчы җыелды, ди ул.

Раил шахматта шанс дигән әйбергә бик ышанып бетми. “Кеше уйнаганда тырышмаса, көч куймаса, җиңәчәгенә ышанмаса тиешле нәтиҗәгә ирешә алмый”, ди ул.

“Көндәшләрем белән уйнаганда әлегә 5-6 йөрешне генә алдан уйлап куя алам. Алга таба бу санны арттырырга кирәк булачак”, ди яшь шахматчы.

"Чемпионлыкны саклый белергә дә кирәк"

Шахматчылар арасында кумирларым юк, диде Раил. Ярышларда күбесенчә дәресләрдә алган теориягә, остазларым өйрәткән белемнәргә һәм үземнең тәҗрибәмә таянып уйныйм, дип белдерде.

Яшь чемпион бер сәгатькә сузылган әңгәмәдә вакытында үзен бик тыйнак тотты. “Әлбәттә Русия чемпионы булу күңелдә шатлык хисләре тудыра, әмма моңа артык шатланырга ярамый. Шахматчы үз җиңүләренә тыныч карарга тиеш. Югыйсә киләсе ярышларда бу шатлыгы аңа уңышсызлык та китерергә мөмкин. Беркайчан да масаерга ярамый. Алдагы ярышларны уйларга кирәк”, дип белдерде Раил.

Раил Мәхмүтовның хәзерге вакытта шахмат рейтингы 2380гә якын. Бу рейтингны тагын 20гә арттыргач, ул шахмат остасы исемен алачак.

Русиянең яңа чемпионы хәзерге вакытта 9нчы сыйныф имтиханнарына әзерләнә. Җәен башта зурлар арасында Русия чемпионатында катнашып, аннан соң яшьтәшләре арасында дөнья беренчелегенә әзерләнә башларга дигән максатлар белән яши.
XS
SM
MD
LG