Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом идарәсе Иран белән сөйләшүләрне яңарта


Халыкара атом энергиясе идарәсе Иран белән атом программасы турында сөйләшүләрне яңартуы турында белдерде. Идарә вәкиле Джилл Тюдор сүзләренә караганда, Иран вәкилләре белән очрашу Венада 14-15 май көннәрендә үтәчәк.

Иран үзенең атом программасы турында сөйләшүләрне АКШ, Русия, Кытай, Германия, Франция һәм Британия вәкилләре белән яңартты. Чираттагы очрашу 23 майда Багдадта үтәчәк. Иран тышкы эшләр министры Али Акбар Салеһи бу көннәрдә әлеге халыкара сөйләшүләрнең нәтиҗәле булачагына өмет белдерде.

Тәһран атом программасын корал ясау өчен куллануын кире кага.
XS
SM
MD
LG