Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда чечен теле көне билгеләнде


Грозныйда чечен теле көненә багышланган чаралар башкаланың Дәүләт театр-концерт залында узды. Чарага Чечня президенты Рамзан Кадыйров атлар җигелгән арбада килгән, дип хәбәр ителә. Үз чыгышында президент “чечен теле бетү куркынычы янаган телләр арасында керми, чөнки чечен халкы аны киләчәк өчен саклаячак, телеңне югалту ул – үз абруыеңны һәм мәдәниятеңне югалту”, дигән.

Кадыйров тантана вакытында журналистлар, шагыйрьләр, галимнәр, фән һәм мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырган.

Чечен теле көне уңаеннан рәсем күргәзмәсе һәм тамаша оештырылган.
XS
SM
MD
LG