Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда "Язгы тамчы" кичәсе Тукай көненә багышланды


Балезино районы Кистем авылыннан халык уен коралларында уйнаучылар ансамбле
Балезино районы Кистем авылыннан халык уен коралларында уйнаучылар ансамбле

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге Габдулла Тукайның туган көне алдыннан яшь музыкантлар бәйгесен уздыруны гадәткә кертергә ниятли. Төрле уен коралларында уйнаучы балалар арасында бәйгенең сайлап алу туры районнарда оештырылды.


Сайлап алу турында җиңү яулаган музыкантлар 25 апрель көнне Ижауга халыклар Дуслыгы йортына җыелды. “Язгы тамчы” дип аталган кичә бик күңелле музыка бәйрәменә әверелде. 19 ел элек башланган төрле уен коралларында уйнаучы яшь музыкантлар бәйгесенең йомгаклау концерты быел Габдулла Тукайның туган көненә багышлап оештырылды.

Бәйрәмне башлап, Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов, милли сәясәт министры урынбасары Татьяна Ишматова, халыклар Дуслыгы йорты директоры Алексей Щуклин җыелган тамашачыларны бәйрәм белән котлап, уңышлар теләде. Фнүн Мирзаянов яшь музыкантлар бәйгесенә әзерләгән музыка укытучыларына, мәдәният чараларында актив катнашучы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренә милли сәясәт, мәдәният һәм матбугат, мәгариф министрлыклары һәм ТИҮнең рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлфинә Сөләйманова
Әлфинә Сөләйманова


Тамашаны алып баручы “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Айгөл Габдрәхимова сәхнә түренә иң яшь музыкантларны чакырды. Ижауның 2нче сәнгать мәктәбеннән Фирдәүс Мортазин укучысы Әлфинә Сөләйманова җитез генә итеп баянда халкыбыз көйләрен башкарды.

4нче сәнгать мәктәбеннән Ольга Сажина укучысы Эльвина Шәнгәрәева дә уңышлы чыгышы белән йомгаклау концертында катнашу бәхетенә иреште. Тамашачы кызның чыгышын җылы каршы алды.
Иң яшь катнашучы Әлмира Гарифуллина
Иң яшь катнашучы Әлмира Гарифуллина


Алнаш, Балезино районнарыннан, Сарапул, Можга, Глазов шәһәрләреннән дә катнашучылар күп иде. Можга шәһәр администрациясенең мәдәният бүлеге хезмәткәре Әнисә Имаметдинова берничә ел рәттән яшь музыкантлар бәйгесе аерым түгел, ә төрле жанрларда катнашучылар белән уздырылуын хупламавын җиткерде. “Шундый бәйгеләр татар композиторлары әсәрләренә күбрәк игътибар итү өчен бик кирәк”, дип ассызыклады Әнисә Имаметдинова.

Яшь музыкантлар бәйгесенә балаларны сәнгать мәктәпләрендә эшләүче төрле милләт вәкилләре әзерләгән. Балезино район үзәгенең сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Возжаева шәкерте Камил Тютин белән горурлануын җиткерде. Мәктәп програмында милли музыкага да игътибар ителә, без җирле халыкларның мәдәнияте, сәнгатенә багышланган дәресләр үткәрәбез, татар балалары аеруча яратып үз халкының музыкаль культурасын үзләштерә”, диде Балезинодан Елена Возжаева. “Ноталарны да күпләп туплаган ул, тик алар әлегә башлангыч белем алучылар өчен, урта сыйныфларда укучыларга әсәрләр кирәк”, диде Возжаева.
Балезинодан Елена Возжаева шәкертлэре Камил Тютин һәм Айдар Дюкин белән
Балезинодан Елена Возжаева шәкертлэре Камил Тютин һәм Айдар Дюкин белән


Камил Тютин баянда уйный. Музыка мәктәбенә үзе теләп килгән. Камил инде шундый бәйгеләрдә катнашып, җиңүчеләр арасында аталган. Һәр уйнаган әсәрне яратып өйрүен җиткерде ул. Әлеге конкурста икенче урынны алды.

Глазов шәһәренең 1нче санлы музыка мәктәбе укучысы Айгөл Касимова бәйгедә икенче урынны яулады. Аны да башка милләт вәкиле – Светлана Невоструева укыта. Айгөлне инде бакча яшеннән үк музыка серләренә төшенергә өйрәтә икән. Айгөл Касимова – инде күпсанлы бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган кыз. “Беренче урынны алу өчен әле тагын тырышырга кирәк булачак”, диде Светлана Невоструева. Светлана ханым шулай ук башка бәйгеләрдән Татар иҗтимагый үзәге оештырганы үзенең тыныч атмосферасы белән аерылып торуын да билгеләп үтте.
Глазов шәһәреннән Айгөл Касимова әтисе-әнисе һәм укытучысы Светлана Невоструева (с) белән
Глазов шәһәреннән Айгөл Касимова әтисе-әнисе һәм укытучысы Светлана Невоструева (с) белән


Айгөл Касимованың чыгышын тыңларга әти-әнисе дә килгән. Әтисе Рамил кызы белән бик горурлана. Киләчәктә Айгөл музыка белән шөгыльләнүен дәвам итәр дип ышана.

Настя Рысаева кыллы уен коралларында уйнарга өйрәнә. Әлеге бәйгедә ул беренче урынга лаек дип табылды. Настяга укытучысы татар көйләрен өйрәнергә тәкъдим иткән. Кыз рәхәтләнеп татарча уйный.

Ижау шәһәренең 6нчы санлы сәнгать мәктәбеннән Динә Тимергалиева укучысы Айсылу Миркасыймова фортепианода уңышлы чыгыш ясады. Айсылу Александр Ключеровның “Шүрәле” әсәрен башкарды. Айсылу мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә дә ия булды. Кыз сүзләренчә, әлеге әсәрне өйрәнергә ике айлап вакыт киткән. Киләчәген дә билгеләгән Айсылу – Ижауда музыка көллиятендә фортепиано классында белем дәвам итәргә ниятли.
Айсылу Миркасыймова
Айсылу Миркасыймова



Айгөл Рамазанова Әгерҗедә яши. Ул баян һәм думбрада уйный. Татар көйләрен аеруча яратып үзләштерә. “Нәсел тамырларым Татарстанның Арча районы, Кырлайга барып тоташа. Татар көйләрен бик яратып уйныйм. Татарстанда да бәйгеләрдә катнаштым, киләчәгемне дә музыка белән бәйләргә теләгем зур”, диде кызчык.

Ансамбльләр арасында Балезино районы Кистем авылы клубы каршында оешкан коллектив уңышлы чыгыш ясады. Ул бу составта әле икенче ел гына чыгышлар ясый икән. Баянда балалар Балезино мәктәбенә йөреп өйрәнсә, башка халык уен коралларында уйнарга клубта Ринат Касимов өйрәтә.
Айгөл Рамазанова
Айгөл Рамазанова


“Кечкенә яшьтән йөри башлыйлар. Әмма тугызынчы сыйныфны тәмамлап, балалар башка шәһәрләргә укырга китәләр, хәзер дә ансамбльдә Глазовта белем алучы студентлар уйный”, диде Ринат Касимов.

Әлеге ансамбль әгъзасы Сәрия Касимова кечкенәдән музыка серләренә төшенә. Аңа музыкага юнәлешне әбисе биргән. Ул мәктәп елларында укыганда ук (Кистемнән өч чакрым) Балезино авылына йөреп баянда уйнарга өйрәнгән. “Башта әбием йөртте. Аңа рәхмәтлемен”, диде Сәрия. Бүген ул Глазов шәһәрендә педагогика институтының музыка факультетында укый.

Быелгы бәйгегә өлкән яшьтәге музыка осталарын да чакырдылар. Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗат йортыннан “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшина курайда танылган баянчы Илгизәр Шакиров белән халкыбыз көйләрен башкарды. Фәния ханым “Өлкәннәр үсеп килүче буын белән кызыксына. Аларның уңышларын күзәтеп барабыз. Бергә чыгыш ясау – балалар өчен осталык дәресләре”, дип бәяләде Фәния Гадальшина.
Фәния Гадальшина
Фәния Гадальшина


Музыка уен коралларында уйнаучылар бәйгесен унтугыз ел элек Удмуртия ТИҮ, аның җитәкчесе Мәсгут ага Гаратуев башлап җибәргән иде. Бу эштә Гайсә Талипов, Светлана Кайсина бик актив катнашты. Гайсә әфәнде сүзләренчә, беренче яшь музыкантлар конкурсында катнашучылар югары уку йортларын тәмамлап, хәзер зур гына сәнгать коллективларын җитәкли. Үзләренең шәкертләре дә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.

Мәсгут ага Гаратуев яшь музыкантлар чыгышларын тыңлап, зур канәгатьлек хисе алган. “Унтугыз ел элек кабызган учак сүнмәде, дөрләп яна. Әлеге балалар чыгышларын киләчәктә үзәк радио һәм телевидение тапшыруларда ишетербез, күрербез әле”, диде Мәсгут Гаратуев.
Балезинодан Камил Тютин
Балезинодан Камил Тютин
XS
SM
MD
LG