Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа комиссиясе рәисе Украинага Евро-2012гә барудан баш тартты


Европа комиссиясе рәисе Жозе Мануэл Баррозу быел Украинада үтәчәк Европа футбол чемпионатына бармаска җыена.

Баррозу матбугат хезмәте белдерүенчә, әгәр Киев халыкара җәмәгатьчелекнең элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың төрмәдәге шартларына хәвефләнү белдерүенә колак салса карар яңадан каралырга мөмкин.

Элгәре Германия канцлеры Ангела Меркель Тимошенко тирәсендә туган вәзгыять сәбәпле үз хөкүмәтендәге министрларга Украинага футбол чемпионатына барудан баш тартырга тәкъдим итәргә мөмкин дип белдерелгән иде.

Нәкъ шул ук сәбәпле Чехия президенты Вацлав Клаус май аенда Украинада булачак Үзәк Европа лидерлары саммитына бармаячагын белдерде.Элегрәк Германия президенты Йоахим Гаук, Австрия һәм Словения лидерлары да шул ук сәбәп белән Украинага барудан баш тарткан иде.

Җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко узган атнада Харьков төрмәсендә үзен сакчылар кыйнавын әйтте. Тимошенко шулай ук ачлык игълан итүен дә белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG