Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төхбәтуллин: "Төрекмәнстанда көн дә бәйрәм, көн дә туй"


Төрекмәнстанда Татарстан көннәре вакытында фольклор бәйрәме
Төрекмәнстанда Татарстан көннәре вакытында фольклор бәйрәме

Хокук яклаучы Фәрид Төхбәтуллин Төрекмәнстан татарлары тормышы турында сөйли.

Апрельнең 27-28 көннәрендә оештырылган Татарстан мәдәнияте көннәренә Төрекмәнстанга Казаннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә 200 кешелек вәкиллек барды. Алар арасында танылган сәхнә осталары, фән һәм мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар, Татарстанның дәүләт симфония оркестры һәм җыр һәм бию ансамбле бар иде. Төрекмәнстанның мәгариф һәм фән министрлыкларында Татарстан вәкилләре белән очрашулар булды, хезмәттәшлек турында килешүләр кабул ителде. Татарстан көннәрен йомгаклау тантанасына президент Рөстәм Миңнеханов килде. Миңнеханов Ашгабадта яшәүче татарлар белән очрашты.

Фәрид Тохбәтуллин
Фәрид Тохбәтуллин
“Татарлар Төрекмәнстанда Русия империясенең үз йогынтысын Үзәк Азиягә җәелдерә башлаганнан бирле яши. Алар анда тел һәм дин уртак булганга төпләнеп калды”, дип сөйләде Азатлыкка Фәрид Төхбәтуллин.

Чыгышы белән Төрекмәнстаннан булган, әмма күп еллар Венада яшәп Төрекмәнстандагы кеше хокукларын яклау үзәген җитәкләгән Төхбәтуллин, татарлар өчен Татарстан вәкиллеге белән очрашу һәм татар концертын тыңлау зур вакыйга булган, дип сөйләде. Азатлык радиосы Ашгабад татарлары белән элемтәгә чыга алмады.

“Телефон сөйләшүләре тыңланган, һәр адымнары күзәтелгән җәмгыятьтә яшәүче милләттәшләребез татар җырларын тыңлау, биюләрен карау шатлыгын да уртаклашырга курка”, диде хокук яклаучы.

Мәдәни чараларга гади халык йөри алмый, аларга тикшерелгән, шик-шөбһә тудырмаган студентларны китерәләр
Мәдәни чараларга гади халык йөри алмый, аларга тикшерелгән, шик-шөбһә тудырмаган студентларны китерәләр

Ашгабад татарларының теркәлгән оешмалары юк. Газета-журнал, радио-телевидение турында сүз дә юк, ди Төхбәтуллин. Татарлар туйларда, үзләре оештырган бәйрәмнәрдә генә очраша.

"Төрекмәннәр - кунакчыл халык, бәйрәмнәр ярата. Әмма Төрекмәнстанда тормыш бәйрәмнәр яки аларга әзерлектән гыйбарәт. Эшли алырлык ике кешенең берсе эшсез, яшьләр төрле юллар белән акча эшләргә чит илләргә, Төркиягә китү юлын эзли. Бәйрәмнәр күп булганда, аның бер яхшы ягы да юк,", ди Төхбәтуллин.

Мәдәният сарае янына гади халык якын килә алмый, урамнар буш
Мәдәният сарае янына гади халык якын килә алмый, урамнар буш
XS
SM
MD
LG