Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: Русия матбугат иреге күрсәткечендә дөньяда 172нче урында


Русия матбугат иреге күрсәткечендә дөньядагы 197 ил арасында 172 урында. Бу хакта Freedom House – Кушма Штатлардагы хөкүмәттән тыш оешма төзегән хисапта әйтелә.

Хисапта Русиядәге мәгълүмат чаралары хакимият тарафыннан “даими басымга” дучар булганга илдә сәяси көндәшлеккә киртә булып тора дип белдерелә. Бу хәл иң беренче чиратта гомум җәмәгатьчелек телевидениесенә кагыла.

Freedom House фикеренчә, Русиядәге матбугат иреге Зимбабведагы кебек. Иран, Беларус, Төркмәнстан, Үзбәкстанда хәлләр тагын да начаррак. Оешма Төньяк Корея журналистлары ирегенең бөтенләй кысылуын белдерә.

“Гарәп язы” илләре дип аталган Мисыр, Либия һәм Туниста мәгълүмат чаралары узган ел белән чагыштырганда иреклерәк була башлаган.

Freedom House белдерүенчә, Скандинавия илләрендәге пресса күпкә ирекле. Кушма Штатлар 22нче урында тора.
XS
SM
MD
LG