Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медведев һәм Путинның халык арасына чыгуы – "уен уйнау"


Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин 1 май көнне халык арасына чыкты
Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин 1 май көнне халык арасына чыкты

Русиянең хәзерге һәм киләсе президентлары, Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин, 1 май көнне халык йөрешендә катнашты. Бу хәлнең 16 еллап күзәтелгәне юк иде. Белгечләр моны "уен уйнау" дип бәяли.


Мәскәүдә 1 май көнне хакимият канаты астындагы “Бердәм Русия” һәм Русиянең һөнәр берлекләре федерациясе оештырган урам йөрешендә, полиция мәгълүматына күрә, 150 меңләп кеше катнашты.

Урам йөреше башланып бераз үткәч, бу чарага Русия президенты Дмитрий Медведев һәм сайланган президент, әлегә хөкүмәт җитәкчесе Владимир Путин да кушылды. Алар “Без – көч!”, “Хезмәтчәннәр Путин һәм Медведев өчен!”, “Яз килде – сазлык кипте” дигән язулар күтәргән демонстрациядә катнашучылар алдына басты.

1 май чарасына дәүләт җитәкчеләреннән соңгы тапкыр 1996 елда ул вакыттагы президент Борис Ельцин чыккан иде.

Академик, тарихчы Индус Таһиров Медведев белән Путинның парлап урам йөрешенә кушылуын чын күңелдән кылынган гамәл түгел дип әйтә.

Индус Таһиров
Индус Таһиров
“Бу чарага алар үзләренең абруйларын арттырырга тырышу өчен генә чыкты. Янәсе алар халык белән бергә, халыкны кайгырта, халык белән бергә яши дигәнне күрсәтәселәре килде. Киләчәктә дә, янәсе, эшләребезне бергә халык белән башкарырбыз дигән уй тудырырга теләделәр.

Путинның яңа президентлык мөддәте сәер шартларда башлана. Думага сайлауда да, президент сайлауда да бик күп ялган булуын әйттеләр, күрсәттеләр һәм моңа каршылык белдереп урамнарга чыктылар. Митингларда йөзләрчә мең кеше катнашты. Халыкның урамнарга чыгып төрле-төрле таләпләр куюына бу ике җитәкче шулай җавап бирүне кирәк тапты. Алар халыкның протест чараларына җавап рәвешендә: “Без сезнең белән, без дә дөрес сайлаулар ягында, без дә демократия ягында”, дигәнне күрсәтәселәре килде. Бу гамәлләре аларның чын күңелдән булмады”, ди Таһиров.

Галим сүзләренчә, бу 150 меңләп кешенең күпчелеге 1 майда Мәскәү урамнарына өстән күрсәтмә булганга чыккан. Оппозиция булу Путин белән Медведевны да урамга халык янына чыгарга мәҗбүр итә, ди Таһиров.

"Алар уен уйнарга мәҗбүр"

Тарих фәннәре докторы, сәясәтче Дамир Исхаков фикеренчә, 1 майда Путин белән Медведев халык алдына килеп басты басуын, әмма тормышта халык алар артыннан китәрме, монысы – икеле.

Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин халык белән аралаша
Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин халык белән аралаша
“Русиядә сәяси тормыш башланганга күрә Путин белән Медведев та халык массаларына кушылырга мәҗбүр. Ничек кенә тырышмасыннар, хәзер алар үзләре генә сәясәт алып бара алмый.

Мин Русия халкы сәяси яктан бик активлашты дип әйтмәс идем, әмма эчтән халыкка ниндидер чүпрә салынган. Халык әкрен генә кайнап бара. Дөресен генә әйтсәк, Путин да Медведев та беркемгә дә артык ошамый. Шунлыктан алар төрле уеннар уйнарга мәҗбүр. Аларның бүген бер генә кирәкле эш тә эшләгәннәре юк. Шуңа халык алдында күренеп, зур эшләр эшләгән кеше кыяфәтенә керү кирәк. Халык белән йөрүләре, уйлавымча, әнә шуның белән дә бәйле.

Башында акылы булган кеше аңлый – алдагы берничә ел эчендә илдә бернинди дә зур үзгәреш була алмый, ә проблемнар бик күп. Русиядә көн саен берәр җирдә янгын чыга, йә булмаса бер-бер нәрсә җимерелеп төшә, йә каза була, чөнки бөтенесе чергән һәм таркалган. Халыкны шуңа күрә сүз белән генә алдап булмый хәзер.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
“Бердәм Русия” тирәсенә тупланган Русия сәясәтчеләре хәзер ничек тә булса халыкны кулдан ычкындырмаска тырышачак. Моңа кадәр пенсия яшендәгеләргә акча биреп тынычландырып килделәр, әле пенсиягә чыкмаган халык та бар. Аларда халыкны үзләренә тарту өчен идеология юк. Милләтчелек идеологиясенә рус халкы бик теләп бармый. Халыкның бер өлеше генә милләтчелек рухында. Халыкка конкрет нәтиҗәләр кирәк, мисал өчен, эш урыннары.

Халыкны алдап кына яшәп булмый. Русия халкы бер тапкыр коммунизм төзеп карады. Хәзер Путин да Медведев та бер арбага җигелеп, Русия халкы алдыннан барырга тырыша. Аларның урамга чыгулары, минемчә, әнә шуның белән бәйле. Әмма халык алар артыннан барырмы, юкмы – монысы бик шөбһәле. Чөнки халык хәзер бер нәрсәгә дә ышанмый. Әгәр халык массалары монда элеккечә алдау гына икәнлеген күрсә, шунда ук читкә китәчәк. Халыктан башка чынлыкта бер сәясәт тә үткәреп булмый. Мин Русия сәясәтчеләренең күрәчәкләре алда әле дип уйлыйм”, ди Исхаков.

“Гадел сайлаулар өчен” хәрәкәте активистлары 1 май көнне Сазлык мәйданында чара үткәрүдән баш тартты. Алар 6 майда Мәскәүдә күп кеше катнашында үтәчәк чарага әзерләнүләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG