Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Пропаганда” тыелгач Көнбатышка китүчеләр артачагы фаразлана

Апрель аенда Петербурда оештырылган чарага гейлар композитор Петр Чайковский рәсемен тотып чыкты
Апрель аенда Петербурда оештырылган чарага гейлар композитор Петр Чайковский рәсемен тотып чыкты

“Һомосексуализм пропагандасын” тыю кануны Петербур, Архангельски, Кострома һәм Рязаньдә кабул ителде.

Уфа егете Артем Павловка туган шәһәреннән киткәндә 26 яшь була. Кафеда аның гей булганын ишеткән бер төркем башкисәрләр Артемның чыкканын карап торып артыннан куып җитеп кыйнаган. Ярдәмгә килгән полиция аның гей булганы өчен кыйналганын белгәч, “бәхетең бар икән, ярый әле без тотып кыйнамадык сине”, дигәннәр.

Шушы хәл турында мәгълүмат Артемның АКШка сыену сорап язган мөрәҗәгатенә теркәлгән. Узган ел ук Нью-Йорк мәхкәмәсе аның бу мөрәҗәгатен канәгатьләндереп Артемга АКШта яшәү хокукы бирде.

“Мин кешеләрдән курыктым, физик һәм рухи басымнан. Мин хөкүмәттән куркып яшәдем. Минем гаиләм юк, балаларым булмаячак. Мин ачык итеп үземнең кем булганымны белгертеп яши алмаячакмын. Әмма минем яшисем килә, бәхетле буласым килә”, ди Артем.

Русиядә беркайчан да һомосексуалларны яратмадылар. Әмма яңа канун кабул ителгәннән соң гей һәм лесбияннарга каршы нәфрәт тагын да артачак дип фаразлана. Хокук яклаучылар Русиядән көнбатышка китәргә теләүчеләр арасында һомосексуаллар күп булачак, ди.

Инде киткән Артем Павлов та моның белән килешә.

“Ел азагына таба китүчеләр артачак. Яңа канунны хакимиятләр үзләренчә гамәлгә ашыра ала бит. Алар сине ничек бар шулай яшәгән өчен генә кулга алу яки эзәрлекләү хокукына ия. Элекке советлар заманында кебек, гей булганың өчен генә чит илдә сыену сорап булачак хәзер”, ди Павлов.

Яңа кануннар

Март аенда Петербурда “һомосексуализм пропагандасы” тыелды. Хакимиятләр мондый “пропаганда” белән шөгыльләнгән кешене 5 мең сум, оешманы 500 мең сумга кадәр җәзага тартырга мөмкиннәр. Яңа канун һомосексуализмны педофилиядән аермый. “Педофилия пропагандасы” өчен дә шундый ук җәза каралган.

Петербурдан чыккан бу яңа канун инде Архангельски, Кострома һәм Рязань шәһәрләрендә кабул ителде.

Яңа саннар

2010 елда АКШка сыену сорап Русиядән 548 кеше килгән. Бу илгә килгән барлык иммигрантларның 3% гына. АКШ үз илләрендә җенси эзәрлекләүгә дучар булганнарга сыену бирә, әмма андый очракларны статистикада аерым күрсәтми.

Нью-Йоркта яшәгән элекке совет мөһаҗире, һомосексуаллар хокукларын яклаучы адвокат Ольга Бычок сүзләренә караганда, узган ел Петербурда яңа канун карала башлаганнан бирле, аңа атна саен 2-3 гей яки лесбиян мөрәҗәгать итә икән.

Русиядә гей хокуклары өчен көрәш

2011 елның 25 июнендә Петербурда рөхсәтсез узган урам җыенында катнашучыларга билгесез кешеләр һөҗүм итте
1/10 2011 елның 25 июнендә Петербурда рөхсәтсез узган урам җыенында катнашучыларга билгесез кешеләр һөҗүм итте
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
2011 елның 28 маенда Мәскәү Кремле янында узган урам җыенында һомосексуаллар хокукларын яклаучы Даниэл Чой тоткарланды
2/10 2011 елның 28 маенда Мәскәү Кремле янында узган урам җыенында һомосексуаллар хокукларын яклаучы Даниэл Чой тоткарланды
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
Хокук яклаучы Даниэл Чой полиция машинасына ыргытылды
3/10 Хокук яклаучы Даниэл Чой полиция машинасына ыргытылды
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
2011 елның 21 маенда Мәскәүдә һомосексуалларга каршы урам җыены узды
4/10 2011 елның 21 маенда Мәскәүдә һомосексуалларга каршы урам җыены узды
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
7 апрельдә Петербурда булган рөхсәтсез урам җыенына композитор Петр Чайковский рәсемен алып чыктылар
5/10 7 апрельдә Петербурда булган рөхсәтсез урам җыенына композитор Петр Чайковский рәсемен алып чыктылар
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
“Мәскәү гейларсыз” дип кычкырган ир кешене “Война” сәнгать төркеме вәкиле тынычландырырга тырыша
6/10 “Мәскәү гейларсыз” дип кычкырган ир кешене “Война” сәнгать төркеме вәкиле тынычландырырга тырыша
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
6 апрельдә Петербурда һомосексуалларга каршы канунга ризасызлык белдергән хокук яклаучыны полиция алып китә
7/10 6 апрельдә Петербурда һомосексуалларга каршы канунга ризасызлык белдергән хокук яклаучыны полиция алып китә
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
2011 елның 25 июнендә Петербурда гейлар хокукларын яклау чарасында
8/10 2011 елның 25 июнендә Петербурда гейлар хокукларын яклау чарасында
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
10 мартта Мәскәүнең Арбат урамына һомосексуаллар хокукларын яклаучылар чыкты
9/10 10 мартта Мәскәүнең Арбат урамына һомосексуаллар хокукларын яклаучылар чыкты
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
2011 елның 25 июнендә Петербурда урам җыенында катнашучыны полиция тоткарлый
10/10 2011 елның 25 июнендә Петербурда урам җыенында катнашучыны полиция тоткарлый
Русиядә "һомосексуализм пропагандасына" каршы яңа кануннар кертелгәндә гей хокукларын яклаучылар ризасызлык чаралары үткәреп килә.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG