Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык: Дагыстанда интихар һөҗүмен ир белән хатын-кыз башкарган


Дагыстан башкаласы Махачкалада кичәге шартлауларны оештырган интихарчыларның берсе ир кеше, икенчесе хатын-кыз булган, дип хәбәр итте республиканың эчке эшләр министры Абдерәшид Магомедов.

Кичә кичке сәгатьләрдә шәһәрдән чыгып китү юлында тикшерү өчен "Лада-Приори" машинасы туктатылган. Машина эчендә утырган интихарчы аны шартлаткан, берничә кеше яраланган, тирә-яктагы машиналарга ут капкан. Урынга ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар килгәч шунда ук торган "Газель" машинасы шартлаган.

Барлыгы ике шартлауда 13 кеше һәлак булды, 100ләп кеше яраланды. Үлүчеләр арасында полиция хезмәткәрләре, гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм гади кешеләр бар.

Шартлаткычлар ике машинага урнаштырылган булган. Террорга каршы көрәш комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, шартлаулар 30 һәм 50 килограмм тротил көчендә булган. “Террор гамәле” маддәсе нәтиҗәсендә җинаять эше ачылып тикшерү башланды.
XS
SM
MD
LG